2.1. Татар халкының кунакчыллыгы һәм милли ашлары

Ипи салу... Дөньяда иң игелекле, мәгънәле, иҗади бер эш ул. Ипи салу - хатын-кызның бер тәүлеккә сузылган эше. Бу тәүлектә йортта зур, тыныч шатлык, тынлык, тантана. Ипи салган тәүлектә ир белән хатын арасында ызгыш-талаш булмый. Ыбыр-чыбырлы бала-чага да бу тәүлектә тынып тора. Беләләр: әни ипи сала. Татар хал­кында әни белән ипи сүзе бергә йөри, аларның мәгънәләре бертигез..

Ипи салу... Ул-ничек? Аңа ниләр кирәк? Кирәк әй­бер күп түгел. Иң беренче - эш ярата торган, бай күңел­ле хатын кирәк. Аннан кала, яккан утыныңнан тиешле эсселек тудыра алырлык уңышлы, игелекле мич кирәк. Әлбәттә, коры утын кирәк. Кара чыршы, каен, имән уты­ны. Калганнары - зирек, юкә, ак чыршы, нарат - ярамый. Ләкин аларның да үз урыны бар: әйтик, коймак, кабарт­ма пешергәндә юкәсе төшерелгән сөян казан артында «сөям» кирәк. Тагын ниләр? Күәс чиләге. Юан юкә ага­чының төп буен җирдән җитмеш сантиметр чамасы югары­рак кисеп аласың. Карт юкәнең эче черегән була. Оста кул­лы ир әнә шул черекне чыгара, юкә агачының исә тышкы ягы гел таза була. Әнә шуны төплисең, астан һәм өстән тимер кыршау кидертәсең. Ипи бары тик юкә агачыннан эшләнгән күәс чиләгендә генә чын ипи була!

Күәс чиләгенең төбен кырып бетермичә анда ачы ка­мыр калдырасың. Күәс чиләге мәһабәт булып атна буе мич башында утыра. Менә бер көнне өйдә тантаналы зур сүз әйтелә:

- Бүген ипи изәсе бар...

Хуҗа хатын шул мизгелдән соң патша хатынына әй­ләнә. Бетте, дөнья ваклыклары юкка чыкты, чөнки:

- Бүген ипи изәргә кирәк.

Ир кеше, йөзенә бик горур кыяфәт биреп (әйтерсең ха­лыкара мәсьәләне хәл итәр өчен Женевага чыгып китә), келәткә таба юл ала, бераздан дәшмичә генә чиләк белән он алып керә, аны җилпучка сала, тау итеп, матур итеп сала. Хатын күәс чиләгенең төбенә җылы су сала, ипи калагы дигән хикмәтле агач калак белән электән куәс төбендә калган ачы камырны туглап җан­ландыра. Бу - баш дип атала. Баш күперә тора, бераздан мич башындагы җилпучта он да җылына, хуҗа хатын он иләргә әзерләнә. Ләкин моны төнлә, ялгыз калып эшли ул. Хатын моңа тотынганчы йорт хуҗасы ир абзар-кураны бер әйләнеп керергә тиеш, бала-чага сәкедә байтак сугышып алгач, «биз памяч» йокыга тәгәрәргә тиеш. Хуҗа хатын шул вакытта хуш исле арыш оны белән күзгә-күз ялгыз кала.

Һәм шунда шигърият башлана. Бу шигърият он иләү дип атала. Иләк берничә төрле: юкә иләк - ондагы чүпчарны гына тотып кала, кайвакытта шуннан иләп тә ипи пешерәләр: шәп! Хуш ис! Җиз иләк. Чәч юанлыгында гына җиз чыбыктан эшләнгән, саргылт алтын челтәрле иләк. Моннан уздырылган он гел кершән генә була иде. Борынгы бабаларның хатыннары ирләргә ошар өчен битләренә шуны ягынганнардыр дип уйлыйм мин. Кыл иләк. Йа хо-да! Монысы инде онның илле процентын гына аска төшерә. Безнең халыкта вакчылрак берәр җитәкче турында сүз барса, «кыл иләктән уздыра инде» дип сөйлиләр. Иләк әнә шулай өчәү иде.

Он җылынгач, иләнгәч, кайнаган җылымса су салып күәс чиләгендә ипи изелә. Бер күәс чиләгеннән алты-җиде ипи чыгарга тиеш. Тукъ-тукъ-тукъ... Хатын төн уртасына хәтле шулай ипи изә. Йортка әчкелт камыр исе чыга, бу ис канны сафландыра, бу искә чыдап булмый. Хатын-әнидән башка бөтен кеше шул искә изе­леп йоклый. Йокламаска мөмкин дә түгел: тукъ-тукъ-тукъ...

Шулай төн җитә. Иртәнге якта йокыдан уянып хатын да, ир дә рәхәтләнеп тыңлап ята, мич башына куелган куәс чиләгендәге камыр сулыш ала, яши, күперә:

- Пыт... Пыт...

Хатын йокысыз ята, тора, юына, бисмилласын әйтеп күәс чиләге янына килә. Анда! Тормышның үзе! Камыр сөйләшә, күтәрелә, җаныкаем, хуш ис тарата. Ул арада ир дә киерелә-киерелә йокысыннан тора, җылы су белән әйбәтләп юына (юынмаган көе ипи, он, камыр янына ки­лергә ярамый), мычкылдап утырган күәс чиләген кочаклап күкрәгенә ала да сәкегә китереп куя: ипи басасы бар. Ирнең шуның белән әлегә вазифасы тәмам. Хатын исә чәчләрен төреп яулык астына тыга, җылы су, сабын бе­лән беләкләрен юа, озаклап юа, озаклап сөртенә һәм... күпереп утырган күәскә беләген тыга. Шулай «ипи басу» башлана.

Камыр сөйләшә, хуҗа хатын белән фикер алыша: кул хәрәкәтенә җавап биреп «кошт, кошт» дип ала. Йортка әчкелтем хуш ис чыга. Хатын ипи баскан арада, ире ко­чагы белән коры утын алып керә, чыра телә, булыша. Иртәнге чәй әзерләп, бала-чаганы мәктәпкә озаткан арада баскан камыр күтәрелеп тә өлгерә. Хатын инде мич томалап йөри, сәгатькә караштырып ала, күәс чиләгендәге камыр да бит тик ятмый, холык күрсәтә - өскә таба күтәрелә, ташып чыкмакчы була. Һәм хатын ашыга башлый: зур театрның режиссеры премьера алдыннан шулай дулкынланадыр дип уйлыйм мин. Сәхнә артын минем бер тап­кыр да күргәнем юк, чама белән генә сөйлим. Мич томалана, «кисәү агачы» дигән хикмәтле корал белән күмер тартыла, мич пумаласы хәрәкәткә килә: аңа су бөркисең дә кайнар мичнең төбеннән кайнар көлне әвәләп пумала мунчаласына аласың Мич төбе әзер. Кайнар, чис­та. Шул вакытта режиссер пәрдәне ача. Әлеге хатын... Юылган чиста куллары белән күәс чиләгеннән учлап ка­мыр ала да әпе-төпе китереп ачы камырдан ипи ясый. Бу - ипи әвәләү дип атала. (М. Мәһдиевтән)

 
Б и р е м н ә р

1. Текстны укыгыз. 

2. Сорауларга җавап бирегез:

1. Текстка нигезләнеп, ипи салу эшен сурәтләп бирегез.

2. Әни белән ипи сүзләрендә нинди уртаклык ята?

3. Татар халкында ипи салу нинди көчкә ия булган?

4. Татар халкында кунакчыллык сыйфатлары нидән гыйбарәт?

5. Аш-су белән бәйле йолаларны санап чыгыгыз.

6. Милли ашлар нинди төрләргә бүленә, аларның атамаларын санап чыгыгыз.

7. Татар халкының кунакчыллыгы нинди мәкальләрдә чагыла, исегезгә төшерегез.

8. Көз һәм кыш башында татар халкында нинди ризыклар хәзерләү гадәткә кергән?
 

3. Бу фактлар дөресме?

1. Күәс чиләгенә су салып төбендә калган ачы камыр агач калак белән туглау "баш дип" атала.

2. Пилмән, мантый, самса - татар халык ашларының иң таралган төрләре.
 

4. Ма-мә кушымчалары белән ясалган ризык атамаларын санап чыгыгыз.
 

5. Тезмә сүзләрдән торган милли ашлар һәм кунакчылыкка бәйле 10 атама языгыз.
 

6. Тексттан гади сөйләм сүзләрен табыгыз.


"Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2008