1.1.1. Болгар чоры тарихы
Болгарларны беренче булып кабиләләр берлегенә оештырган кеше нәселе белән Атилла ыруыннан килүче Органа санала. Ә аның туганының улы Кубрат 632 елда яңа дәүләтнең беренче ханы булып тәхеткә утыра, һәм ул идарә иткән дәүләт шул заман тарихи чыганакларына "Бөек Болгар" исеме белән кереп кала. Бу берлек Азов буе, Донның түбән агымы һәм таман ярыматавындагы җирләрне биләп торган. Башкаласы элеккеге антик грек дөньясының шәһәр порты Фанагурис (Фанагория) булган.
Бу дәүләт "Бөек" дип аталса да, берничә дистә ел гына яшәгән һәм бердәнбер ханы булган Кубрат үлгәч таркалган. Кубратның кече улы Исперик (аспарух) үзәк кабиләне алып, көнбатышка, Дунай буена юнәлә һәм, шунда көньяк славян кабиләләрен буйсындырып, 681 елда яңа дәүләт - Дунай Болгарын төзи. Төрки ханнар ул ил белән 200 елга якын идарә итәләр, ләкин IX йөзнең икенче яртысында Болгария христианлашу, славянлашуның хәлиткеч чорына керә. Болгарлар күп санлы славяннар арасында төрки этнос буларак юкка чыгалар, әмма яңа халыкта үзләренең элеккеге исемнәрен калдыралар.
Кубратның олы улы Батбай, Хәзәргә буйсынып, үз җирендә кала, һәм аның кабиләсе тора-бара «кара болгарлар» дип атала башлый. Аларның бүгенге токымнары булып соңгарак телләре кыпчаклашкан балкарлар һәм карачайлар (карачалылар) саналалар. Ниһаять, болгарларның өченче бер төркеме VIII йөз ахырларында (кайбер археологлар фикеренчә, IX йөз башларында) төньякка, Урта Идел буена күченеп китә һәм шунда яңа дәүләт - Идел Болгарын төзи.
Болгарның көньяк дала җирләреннән, ягъни Азов диңгезе буйларыннан, Урта Иделгә күченеп килүләренең төп сәбәбе итеп Хәзәр каһанлыгында яһүдилек кабул итү һәм Хәзәрләргә буйсынган болгарларны да шул дингә кертү куркынычы туган дип санала соңгы вакытта.
Әлбәттә, болгарлар килгәнче дә Урта Иделдә төрки кабиләләр яшәгән, һәм аларның башлангыч тарихы IV йөз ахырларында барган халыкларның Бөек күчеше белән бәйле. Нәкъ менә шул күчешне җитәкләгән атаклы һун (сөн) кабиләләре берлегенә кергән кайбер этник төркемнәр бүгенге Татарстан җиренә, күрше төбәкләргә дә килеп чыкканнар. Ул кабиләләрнең тарихи исемнәре әлегә мәгълүм түгел, әмма алар үзләреннән соң археологиядә «Имән Кискә культурасы» дип аталучы борынгы мәдәният калдырганнар. Менә шул археологик культураның таралыш мәйданы Идел Болгарының төп, этник җирләренә туры килә һәм «имән кискә»ләрдән калган археологик истәлекләр - кальга, авыл урыннары - болгар истәлекләренең аскы катламнарын алып торалар. Моңа өстәп, Имән Кискә керамикасының, ягъни балчыкны изеп ясалган савыт-сабаның, болгарның борынгы, гади керамикасына охшашлыгын да әйтеп үтми булмый. Бу озак еллар буе алып барган археологик эзләнүләр нәтиҗәсендә дәлилләнгән: Болгар дәүләтенең этник дөньясын бер болгарлар һәм алар белән килгән кардәш кабиләләр (суарлар, бирсула, искиллар, бәрәнҗәрләр) генә түгел, ә Урта Иделгә аларга кадәр үк килгән төрки тамырлар да тәшкил иткән. Инде бераз соңгарак, ягъни болгарлар, суарлар һәм башкалар, бу җирләрдә урнашып алып, аларга хәтле монда килгән шул әүвәлге төркиләр белән кабиләара мөнәсәбәтләр урнаштырып, Болгар дәүләте төзелгәч, аның яшәешенең беренче чорында, ягъни Х-ХI йөзләрдә, монда яңа этник агым да килеп керә. Болар бераз башкачарак, әмма шул ук төрки дөнья вәкилләре - көньяк-көнчыгыштан күченеп килгән кабиләләр. Алар калдырган истәлекләргә угыз, бәҗәнәк һәм кыпчак матди культурасы билгеләре хас. Бу өлкәдә иң соңгы, өр-яңа һәм ифрат кызыклы мәгълүматлардан археолог Евгений Казаков казып өйрәнгән һәм Төрки каһанлыгының VII - VIII йөзләргә караган борынгы каберлекләрен аерым әйтеп үтәргә кирәк.
X йөз башында төзелгән Болгар дәүләте шактый тиз арада киң халыкара мәйданга чыга башлый, аның белән кызыксыну бигрәк тә Шәрык дөньясында көчәеп китә. Моның төп сәбәбе, әлбәттә, Болгар илендә һиҗри белән 310 (миладича 922) елда ислам кабул ителү була. Төньякта яңа мөселман дәүләте барлыкка килү гарәп-фарсы дөньясында зур кызыксыну уята, Болгар хакындагы мәгълүматлар атаклы сәяхәтчеләрнең, мәсәлән, Ибне Фадлан, соңрак әл-Гарнатый, башка географ һәм тарихчыларның язмалары аша мөселман дөньясы Яңарыш әдәбиятында лаеклы урын ала.
Ислам кабул итү Урта Иделгә, гомумән, Идел-Урал дөньясына гарәп язуы, Шәрыкның язма әдәбияты үтеп керүгә, шәһәрләр барлыкка килүгә, шәһәр цивилизациясе тууга зур этәргеч була. X йөзнең 20-30 нчы елларында ук төзелгән Болгар һәм Суар шәһәрләренең даны шактый еракларга тарала, аларда тиз арада башта гарәп һәм Урта Азия дирһәмнәренә охшатып, соңгарак үз көмеш акчаларын суга башлыйлар. Болгар иле дөньяның шактый гына илләре һәм халыклары белән киң сәүдә мөнәсәбәтләре урнаштыра, бу халыкара алыш-биреш көнбатышта Балтыйк буе һәм Киев дәүләтеннән алып, көнчыгышта Харәзем һәм Фарсыга, төньякта Котып диңгезенә якын яшәгән угро-фин кабиләләреннән көньякта Багдад хәлифәлегенә кадәр җәелгән була.
Һичшиксез, сәүдәдән башка, Болгар илендә икътисадның башка тармаклары да - игенчелек һәм һөнәрчелек - шактый үсешкә ирешкән булган. Болгар ашлык, икмәк белән үз халкын гына туйдырып калмаган, артканын читкә дә чыгарган, хәтта берничә тапкыр корылыкка, ачлыкка дучар булган Рус дәүләтен дә зур бәладән коткарган.
Һөнәрчелекнең төзелеш-архитектура, зәркән (ювелир) сәнгате, үзле балчыктан гади һәм бизәкле савыт-саба ясау, җиз, бакыр, сөяк, пыяла эшкәртү, тимердән корал эшләү төрләре киң таралган булган. Зәркән сәнгате, ягъни алтын-көмештән эшләнгән беләзекләр-йөзекләр, алкалар һәм балдаклар, муенса-күкрәкчәләр, мәгъдән көзгеләр, үзләренең камил булулары белән аерылып торганнар. Алар алтын-көмеш йөгертү, бөртекләү, каралту, асылташлар беркетү, металлны чокып сурәт төшерү ысуллары кулланып ясалганнар. Гомумән, Болгар чорыннан калган бизәнү әйберләре - ә алар безгә төрле бай хәзинәләр булып та килеп җиткәннәр, археологик казулар вакытында да табылып торалар - урта гасырларның ювелир сәнгате калыпларына туры киләләр, матди культураның зур байлыгы, горурлыгы булып саналалар.
Корал эшләү осталыгы, гомумән, хәрби эш, кальгалар һәм ныгытмалар төзү техникасы хакында да шундый ук сүзләрне әйтеп булыр иде. Боларның һәммәсе, һөнәрчелекнең башка төрләренең киң таралыш алган булуы озак еллар үткәрелгән археологик тикшеренүләр белән бик яхшы расланалар.
Матди культураның югарылыгы рухи мәдәниятнең дә үсешенә ярдәм иткән. Болгар илендә мәктәп-мәдрәсәләрнең булганлыгы, аерым укымышлыларның төрле фәннәр, әйтик, тарих, хокук, фәлсәфә гыйлемнәре белән шөгыльләнгәнлекләре хакында инде күп язылды. Матур әдәбиятның, шигъриятнең киң таралган икәнлегенә басым ясалды, гәрчә аның туу һәм үсеш тарихын язу чынбарлыктан шактый читкә китсә дә. Мәсәлән, борынгы татар дөньясының башка төбәкләрендә иҗат ителгән әсәрләр, хәтта шактый соңгы, әйтик, XVIII йөзнең кайбер әдәби ядкярләре дә, Урта Идел җирлегенә күчерелеп, болгар әдәбияты истәлекләре дип аталды. Әмма татар әдәбияты тарихының дөньякүләм танылган зур белгечләре, доктор-профессорлар Әмир Нәҗип (Мәскәү) һәм Хатыйп Миңнегулов (Казан) бу әдәбиятның ватаны, аның рухи җирлеге мәсьәләсенә, татар шигъриятенең туу, үсеш һәм таралыш географиясенә киңрәк карашта тордылар һәм торалар. Аларның күпьеллык, нигезле фәнни эзләнүләре күрсәткәнчә, ул әдәбият XII йөздә һәм XIII йөз башларында Урта Азиядә - Караханилар дәүләте һәм Харәзем җирендә туган, ә ул җирләр бераз гына соңгарак төзелгән Алтын Урда дәүләтенең көнчыгыш олысын - Күк Урданы тәшкил иткәннәр.
Әйтергә кирәк, Ә. Нәҗип ул әсәрләрнең теленә дә тирән лингвистик анализ ясый, аларның «Й» (кыпчак-угыз әдәби теле) һәм «3» (угыз-кыпчак әдәби теле) телләрендә язылганлыгы хакында әйтә -«Й» телдә кыпчак теле өстенлек итсә, «3» да - угызныкы. Угыз теленең «төрки-харәзем» (ягъни татар-кыпчак) теле белән үрелеп баруын заманыбызның мәгълүм тюркологы академик Әдһәм Тенишев Кол Галинең атаклы «Кыйссаи Йосыф» әсәрендә дә күрә һәм шул телне, бик хаклы рәвештә, борынгы татар теле дип атый. Безнең карашыбызча, бу әдәби тел Төрки каһанлыгының VII - VIII йөз таш язмаларыннан ук килә, һәм ул Урта Азия аша Идел буена үтеп керә, соңрак шул телдә Алтын Урданың шигъри җәүһәрләре туа.
Элгәреге урта гасырлар төрки әдәбиятының иң күренекле әсәрләреннән саналган «Котадгу белек» поэмасы («Бәхет турында белем», Йосыф Баласагу-ни әсәре, XI йөз) туган бәрәкәтле нигездә XII йөз татар әдәбиятының җәүһәрләре дөньяга килгән. Әхмәд Иүгнәкинең «Хибәтел хәкаик» («Хакыйкать бүләге»), Әхмәд Ясәвинең «Диване хикмәт», Сөләйман Бакырганыйның «Бакырган китабы», ә XIII йөзнең беренче яртысы шагыйре мәшһүр Кол Галинең атаклы «Кыйссаи Йосыф» поэмасы - болар һәммәсе болгарлар тарафыннан да яратып укылган, ул шигъри ядкярләр болгарларның да рухи дөньясын баетуга зур өлеш керткәннәр.
Кызганычка каршы, Болгар дәүләте яшәгән чордан аның халкының теле турында мәгълүматлар сакланмаган. Әмма бераз соңгырак, Алтын Урда дәверенең беренче чоры болгар кабер ташларындагы язмалар фәндә яхшы билгеле. Ул ташларның иң зур күпчелегенең (90 %) теле - «чувашизм»нардан торган һәм ротацизм күренешенә ия булган «Р» тел. Бу әлеге ташларга вафат булган кешенең елын язганда еш кулланылган саннарда ачык күренә: җиде йөз (калган 10 % ташларда, шулай ук Казан ханлыгы һәм аннан соңгы татар эпитафияләрендә -йити йүз) түгел, ә «җиат җүр», сигез (сикез) түгел, ә «сихер», тугыз (тукуз) түгел, ә «тохур», утыз (утуз) түгел, ә «вотыр» (шулай ук: фәлән кешенең кызы түгел, ә аның «хири» һ.б.).
Менә шушы «Р» тел XIV йөзнең 40 нчы елларыннан сизелерлек татарлаша башлый (бу хакта күренекле галим, филолог һәм тарихчы Марсель Әхмәтҗановның соңгы еллардагы гыйльми тикшеренүләре ачык сөйли), «җиат җүр»не «йити йүз» җиңә. Болгарларның татарлар тарафыннан ассимиляцияләнүе, йотылуы XIV гасыр азагында - XV йөз башларында тәмамлана. Бу чордан калган тарихи чыганакларда Алтын Урданың төньяк олысын тәшкил иткән элеккеге болгар җирләре татар җире дип, шәһәрләре татар шәһәрләре дип, халкы татарлар дип атала башлый (урыс елъязмаларында, «мөселман»ны бераз урысчалатып, «бисермен» сүзе дә янәшә кулланыла). «Болгар» сүзе җирле атамаларда һәм тәхәллүсләрдә, ягъни теге яки бу шәхеснең (шагыйрь, гыйлем иясе һ.б.) туган һәм яшәгән җиренә карата нисбәтендә, ниһаять, Болгар тарихында сакланып кала. Болгар дәүләте, аның бай матди һәм рухи мәдәнияте, болгар этносы гомум-татар тарихын, татар суперэтносын баетуга, шул тарихның урта гасырлардагы бер чоры, шул этносның бер компоненты буларак өлеш кертә.
Болгар иле 1236 елда Бату хан гаскәрләре һөҗүменә дучар була һәм тиздән, Алтын Урда дәүләте төзелгәч, Көнчыгыш Европаның башка илләре һәм халыклары кебек үк, шул яңа дәүләткә буйсындырыла, ул аның төньяк олысына әйләнә.
Алтын Урда тарихында аның кодрәтле ханнарыннан соңгысы итеп Олуг Мөхәммәт исеме атап кителә. 1411 елда Идегәйнең хакимияте какшаганнан соң, Сарайда низаг башлана, әмма ул көрәшкә 1421 елда тәхеткә утырган Олуг Мөхәммәт, вакытлыча булса да, чик куя. Олуг Мөхәммәт - Туктамыш хан белән бер нәселдән: Жучиның унөченче улы Тукай-Тимер токымыннан, Туктамышның өченче буын туганнан туганы Эчкеле Хәсәннең улы. Ул, Алтын Урда белән 1438 елга кадәр, ягъни 17 ел идарә итә. Инде көнчыгыш олыслар: Җаек буе, Себер, Күк Урда аерылып чыксалар да, хан Алтын Урданың иңзур өлешен, ягъни Иделдән Кырымгача булган Ак Урданы үз кул астына берләштерә. Олуг Мөхәммәт дәүләт белән Сарайда да, Кырымда да торып идарә итә, ләкин күп вакытын Кырымда үткәрә, ул моны Жучи олысының якын күршесе булган Бөек Литва кенәзлеге белән берлекне тагын да ныгыту максатында эшли. Төрек солтаны Морат II гә һәм Литва кенәзе Витаутаска язган хатларында хан дәүләтне яңадан берләштерә алганын хәбәр итә, ә Ливон ордены магистрына 1429 елда җибәргән депешасында Витаутас үзенең дусты Олуг Мөхәммәтне Урданы кулында нык тотучы көчле хан дип атый.
Әмма Витаутас бер елдан үлеп китә, һәм аркадашын югалткан Олуг Мөхәммәтнең эшләре авырая башлый. Ил эчендә ханның үзенең көндәшләре баш калкыта. Әүвәл Сәедәхмәт дигән бер ханзадә көрәш башлый һәм бу эштә аны Олуг Мөхәммәтнең көчәюеннән курыккан Мәскәүнең бөек кенәзе Василий II яклый. Ул арада Идел буеннан, заманында Алтын Урдага Идегәй тарафыннан хан итеп куелган Тимеркотлыкның оныгы Кече Мөхәммәт күтәрелеп чыга һәм Олуг Мөхәммәткә каршы яу белән китә. Җитмәсә, ханның гаскәр башлыгы Нәүрүз хуҗасына хыянәт итә һәм гаскәренең иң зур өлеше белән Кече Мөхәммәткә кушыла. Бу берләштерелгән көчкә каршы тора алмаячагын аңлаган Олуг Мөхәммәт төньякка китәргә мәҗбүр була. 1438 елның көзендә хан үзенең уллары һәм калган гаскәре белән Үкә (Ока) елгасы буендагы Белев дигән урыс шәһәре янына барып чыга, ә ул шәһәр Алтын Урда биләмәсендә була. Василий II ханга каршы зур гаскәр җибәрә, әмма Олуг Мөхәммәт аны тар-мар итә. Бер елдан хан Мәскәүне камый, ләкин ала алмыйча кире чигенә һәм, Түбән Новгородка килеп, аның борынгы өлешендә урнаша, ә ул элек-электән кечерәк бер мөселман шәһәрчеге була. 1445 елның җәендә Олуг Мөхәммәт үзенең уллары Мәхмүтәк белән Якубны Василий II гә каршы яуга җибәрә. Яклар Суздаль шәһәре янында очрашалар, татарлар урысны тагын җиңәләр, хәтта бөек кенәзнең үзен әсир итеп, әтиләре янына алып кайталар.
Шул ук елның август ахырында Олуг Мөхәммәт Кормыш шәһәрчегенә килә (ул ныгытма хәзерге Чувашстан җирендә урнашкан була). Октябрь башында хан Василий II не иреккә җибәрә һәм Казанга юнәлә. «Казан тарихы» исемле күпләргә мәгълүм урыс язмасында ханның шул вакытта юлда олы улы Мәхмүтәк тарафыннан үтерелүе хакында әйтелгән, гәрчә башка чыганакларда андый хәбәр булмаса да. Чыннан да, Олуг Мөхәммәтнең исеме шуннан соң бер генә язмада да искә алынмый. Үтерелгәнме ул, әллә үз үлеме белән үлгәнме - бу хәл әлегә билгесез булып кала, ә Мәхмүтәк, энеләре һәм әтисенең гаскәре белән килеп, Казанны ала, аның бие Галибине үтереп, Казан тәхетенә утыра. Менә шуннан яңа дәүләткә - Жучи нәселеннән булган хан җитәкчелегендәге Казан ханлыгына нигез салына. Бу тарихи вакыйга 1445 елның 1 октябрендә, яңа стиль белән 14 октябрендә була.
Олуг Мөхәммәт исә, рәсми рәвештә Казан ханы булмаса да, аның исемен Казан тарихыннан аерып карап булмый. Ул - Казан ханнарының нәселенә нигез салган кеше, һәм шул яңа дәүләтнең барлыкка килүе, әлбәттә, Алтын Урданың соңгы ханы Олуг Мөхәммәтнең төньякка килеп чыгуы һәм аның җитәкчелегендә барган мәгълүм тарихи вакыйгалар белән бәйле. Җитмәсә, аның токымы Казан ханлыгы белән бу дәүләтнең беренче - тотрыклы һәм куәтле чорында идарә иткән.