7.5. «Эш эзлим ... »

«Эш эзлим ...» Әле кайчан гына ерак һәм ят иде бу сүзләр безгә. Базар икътисадына күчү чорында эшсезлекнең котылгысыз икәнен сәясәтчеләр һәм социологлар кисәтеп торсалар да, бу хәл безгә кагылмас кебек иде. Бүгенге көндә эшсезлек күпләргә кагылды: цехлар, предприятиеләр ябыла, үз-үзен тәэмин итә алмаган оешмалар ишегенә йозак эленә.

Әйе, кыйбатчылык, инфляция заманында эшсез булу - авыр хәл. Әмма ничек кенә булмасын, аннан чыгу юлы табылмыйча калмый. Безнең республикада да ул юлларны эзлиләр. Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан егет һәм кызларны профессиягә әзерләү буенча күп эшләр эшләнә. Казан Ярминкәсе Күргәзмәләр үзәгендә яшьләр өчен даими рәвештә «Мәгариф. Карьера» дип аталган махсус күргәзмәләр оештырыла. Бу күргәзмәләрдә төрле предприятиеләрнең кадрлар хезмәте вәкилләре үзләрендә җитештерелә торган продукцияләр, андагы эш шартлары, үсеш перспективалары турында мәгълүмат бирәләр. Хезмәт һәм мәшгульлек үзәкләрендә яшьләргә һөнәр сайлау, эш табу буенча консультацияләр уздырыла.

Эшсез калганнар да дәүләт тарафыннан яклау таба. Аларга билгеле бер вакытка кадәр ай саен акчалата ярдәм күрсәтелә; кабат укытып, яңа һөнәрләргә өйрәтү һәм квалификацияләрен күтәрү эше алып барыла. Эшсезләр өчен «Эш эзләүчеләр клубы», «Яңа старт» кебек махсус адаптация программалары булдырылган.

Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы пенсия яшенә җитеп килә торган эшсезләргә ярдәм итү чарасын да күрә: аларны, яшьләре җитмәсә дә, пенсиягә озату җаен таба (Чөнки андыйлар өчен бу яшьтә инде эш табу мөмкинлеге бик аз). (Вакытлы матбугаттан)

 

С ү з л е к

икътисад - экономика

котылгысыз - неизбежный

сәясәтче - политик

тәэмин итү - обеспечение

кыйбатчылык - дороговизна

мәшгульлек - занятость

мәгариф - образование

даими - постоянно

махсус - специальный

вәкил - представитель

мәгълүмат - информация

җай - возможность

 

Б и р е м н ә р

1. Текстны укыгыз.

2. Сорауларга җавап бирегез.

1) Сез ничек уйлыйсыз: хәзерге заманда һөнәр сайлау, эш табу җиңелме?

2) Республикабызда яшьләрне профессиягә әзерләү буенча нинди чаралар уздырыла?

3) Эшсез калган кешеләр турында дәүләт ничек кайгырта?

3. Бу фактлар дөресме?

IDevice Question Icon
1.  Бүгенге көндә күп кенә цехлар, предприятиеләр, үз-үзен тәэмин итә алмаган оешмалар ябыла.
  
Әйе
Юк

2. Пенсия яшенә җитеп килә торган эшсезләрнең эш табу мөмкинлеге бик зур.
  
Әйе
Юк

3. Хезмәт һәм мәшгульлек үзәкләрендә яшьләргә һөнәр сайлау, эш табу буенча консультацияләр уздырыла.
  
Әйе
Юк

4. Түбәндәге сүзләрне дөрес итеп укыгыз.

Икътисад, тәэмин итү, мәшгульлек, һөнәр, мәгариф, вәкил, мәгълүмат, махсус, даими рәвештә.

5. Бу, ул алмашлыкларын килешләр белән төрләндереп языгыз.

Тестлар

 

1. Дөрес тәрҗемәне табыгыз.

1. икътисад
политика
экономика
культура
здравоохранение

2. сәясәтче
политика
экономист
врач
политик

3. эшсез калу
уволиться с работы
искать работу
остаться без работы
устроиться на работу

4. мәшгульлек
безработный
увольнение
трудоустройство
занятость

5. оешма
государство
организация
объединение
министерство

6. эш шартлары
порядок работы
правила работы
часы работы
условия работы

7. һөнәр сайлау
трудоустройство
поиск работы
выбор профессии
готовить к профессии

8. кыйбат
дорогой
дешевый
бесплатный
платный

9. вәкил
начальник
работник
работодатель
представитель

10. тәэмин итү
информировать
организовать
провести
обеспечить


"Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2008