7.3. Гомер көзе якты булсын

Әби-бабайлар элек-электән гаиләнең башлыгы булган. Аларның сүзенән яшьләр беркайчан да чыкмаган, киңәшләренә колак салган, яңа эш башлар алдыннан да гаиләдәге өлкәннәрдән фатиха алган. Бүген картларга караш үзгәрде. Кадер-хөрмәт тә, ихтирам да кимеде. Дөнья артыннан куганда аларны уйларга вакыты юк кешенең. 1 октябрьне өлкәннәр өчен бәйрәм көне итү дә җәмгыятьнең игътибарын юнәлтү өчен уйлап табылган әйбер. Картлыкны еш кына гомернең көзе дип әйтергә яраталар бит. Табигатьтә көзнең уртасы башланган бу көнне кеше картлык турында уйланып алсын, аның һәрберебезгә киләсен онытмасын өчен Өлкәннәр көне нәкъ менә 1 октябрьда үткәреләдер дә инде.

Әлеге бәйрәм Берләшкән Милләтләр Оешмасының генераль ассамблеясы 1990 елның 14 декабренда кабул иткән карар нигезендә билгеләп үтелә башлый. Ул карарда, бәйрәм көнне өлкәннәргә ял итәр, күңел ачар өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган булырга тиеш, диелә. Яшь буынның максаты - өлкәннәрнең тормышын тулы, җитеш итү, аларның гомерен ничек тә озайту булсын иде, дип билгеләнә.

Өлкәннәр көне XX гасыр урталарында Скандинавия илләрендә билгеләп үтелә башлый. Анда әби-бабайларга карата мөнәсәбәт болай да яхшы, әмма алар картларның тормышын ямьләндерү өчен махсус бәйрәм үткәрүне гадәт итәләр. Аннан бу матур гадәт Европаның башка илләренә, соңрак Америкага үтеп керә. Безнең Россия Өлкәннәр көнен 1992 елда үткәрә башлады.

Безнең республикабызда Өлкәннәр бәйрәме айлык итеп үткәрелә. Бу хөрмәтле ветераннарыбызның берсе дә игътибардан читтә калмасын өчен шулай эшләнә. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыклары хезмәткәрләрен, торак-коммуналь хезмәтләр, социаль иминият фондлары, хокук саклау органнары белгечләрен туплап, республикабыз районнарына «Шәфкатьлелек» автобуслары юлга чыга. Белгечләр өлкәннәрнең теләк-тәкъдимнәрен тыңлыйлар, аларны борчыган сорауларга җавап бирәләр, үтенечләрен урында хәл итәләр; өйдә ятучы авырулар янына участок табиблары килә, аларга дарулар бирелә.

Бәйрәм көнендә өлкәннәргә күчтәнәчләр өләшү, чәй өстәле янында җыр-биюле кичәләр уздыру да матур гадәткә әйләнеп бара. Ай дәвамында «Бәхетле» нең социаль ашханәләре олылар өчен аш мәҗлесләре уздыра; чәчтарашханәләрдә, мунчаларда өлкәннәргә бушлай хезмәт күрсәтелә.

Өлкәннәргә шәфкатьлелек күрсәтү акциясенә студентлар һәм югары сыйныф укучылары да кушыла. Алар ялгыз яшәүче өлкәннәрнең өйләрен, ишек алларын җыештыралар, кышлык яшелчәләр әзерләшәләр.

Мәдәният министрлыгы өлкәннәр көне уңаеннан «Бүләк итү» көне уздыра. Н.Фешин исемедәге сәнгать училищесы студентлары интернат-йортларга, социаль хезмәт күрсәтү үзәкләренә үзләренең иҗади эшләрен бүләк итәләр. «Таттелеком» элемтә компаниясе исә өлкәннәргә телефон карточкалары өләшә.

Әйе, өлкәннәргә матди ярдәм дә, якты йөз, тәмле сүз дә бик кирәк. Әйдәгез, аларны күңел җылысыннан мәхрүм итмик, мәрхәмәтле булыйк! (Вакытлы матбугаттан)

 

С ү з л е к

башлык - здесь: глава

фатиха - благословение

ихтирам - уважение

Берләшкән Милләтләр Оешмасы (БМО) - Организация Объединенных Наций (ООН)

мөнәсәбәт - отношение

мәшгульлек - занятость

социаль иминият - социальное страхование

шәфкатьлелек - милосердие

чәчтарашханә - парикмахерская

матди - материальный

мәхрүм итү - лишать

 

Б и р е м н ә р

1. Текстны укыгыз.

2. Сорауларга җавап бирегез.

1) «Гомер көзе» дигән сүзләрне сез ничек аңлыйсыз?

2) Сез ничек уйлыйсыз: өлкәннәр көне ни өчен нәкъ менә октябрь аенда үткәрелә икән?

3) Бу бәйрәмне иң беренче кайсы илдә билгеләп үтә башлыйлар?

4) Россиядә Өлкәннәр көне кайчаннан бирле уздырыла?

5) Безнең республикабызда бу бәйрәм уңаеннан нинди чаралар оештырыла?

6) Уйлагыз әле: ә сез өлкәннәргә карата һәрвакыт ихтирамлы, мәрхәмәтле, тәмле теллеме?

3. Бу фактлар дөресме?

IDevice Question Icon
1. Безнең Россия Өлкәннәр көнен 1992 елда үткәрә башлады.
  
Әйе
Юк

2. Безнең республикада бу айлыкны уздыруда бары тик Сәламәтлек саклау һәм Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыклары гына катнаша.
  
Әйе
Юк

3. Бәйрәм көнендә чәчтарашханәләрдә, мунчаларда өлкәннәргә бушлай хезмәт күрсәтелә.
  
Әйе
Юк

4. Карт, бәхет, бел, мөмкин, тәм, баш, яшел сүзләренә тиешле кушымчаларны ялгап, яңа сүзләр ясагыз. Мәгънәләрен аеру өчен, сүзтезмәләр төзеп языгыз.

Терәк кушымчалар: - лык/-лек, -гыч/-геч, -ча/-чә, -лы/-ле.

5. Бирелгән сүзләрнең антонимнарын табыгыз.

картлык - ... яхшы - ...

бушлай - ... матур - ...

югары - ... ямьсез - ...

элек - ... якты - ...

тәмле - ... җылы - ...

Тестлар

 

1. Дөрес тәрҗемәне табыгыз.

1. җәмгыять
общество
государство
семья
страна

2. игътибар
помощь
любовь
забота
внимание

3. яшь буын
дети
молодое поколение
молодость
пожилые люди

4. матди ярдәм
платная помощь
бесплатная помощь
материальная помощь
скорая помощь

5. үтенеч
вопрос
просьба
помощь
предложение

6. ашханә
библиотека
парикмахерская
столовая
гостиница

 

2. Тиешле кушымчаларны һәм сүзләрне куегыз.

1. Әби-бабайлар элек-элек... гаиләнең башлыгы булган.
-тан
-тән
-та
-тә

2. Белгечләр өлкәннәрнең теләк-тәкъдимнәрен тыңлыйлар, аларны борчыган сораулар... җавап бирәләр.
-ны
-не
-га
-гә

3. Өй... ятучы авырулар янына участок табиблары килә.
-да
-дә
-дан
-дән

4. «Бәхетле»нең социаль ашханәләре олылар ... аш мәҗлесләре уздыра;
өчен
белән
буенда
буенча


"Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2008