7.1. Гаилә - дәүләтнең баласы ул

Гаилә - җәмгыятьнең нигезе. Әгәр гаилә «авырый» башласа, җәмгыять тә сырхаулый, гаилә сәламәт нигезле икән - җәмгыятебез дә алга барачак. Гаилә таркалса, җәмгыять тә җимерелергә мөмкин.

Зыялы, белемле, тәртипле гаилә җәмгыять өчен шундый ук балалар тәрбияләп үстерә. Заманының югары мәдәни баскычында торган буын, җәмгыятьнең нинди генә тармагында хезмәт итмәсен, ул инде үз милләтенең үсеше өчен җаны-тәне белән тырышачак. Менә нинди илаһи көчкә ия ул гаилә!

Гаилә халыкның олуг максатларын хәл итүдә дә хәлиткеч урын тота. Бер генә мисал: элекке СССР составында булган Кырым ярымутравы проблемалары һәммәбезгә дә таныш. Дин кардәшләребез үзләренең республикаларын кайтару өчен көрәшә. Бу очракта изге туган җиреңне нинди юл белән үзеңә алырга соң? Бер генә юл бар, ул - ишле гаилә. Кырым татарлары нәкъ менә шушы юлны сайладылар да инде. Ишле гаиләләр күбәя икән, димәк, халык саны да арта. Андый халыкка үз биләмәләрен кайтару бермә-бер җиңеләя.

Безнең республикабызда гаилә институтларын торгызуга һәм ныгытуга зур игътибар бирелә. ЗАГС идарәләре белгечләре, гаиләләр белән очрашып, аралашып, гаиләнең үрнәк моделен булдырырга тырышалар. Нинди булырга тиеш ул гаилә? Динлеме, динсезме? Миллиме әллә милләтсезме? Аның үлчәмнәре нинди? Шул рәвешле 20 гә якын чагыштыру параметры туплана. Гаилә моделен төзегәндә болар барысы да исәпкә алынырга, һәрьяклап өйрәнелергә тиеш.

Республикабызда эшләп килүче «Татар гаиләсе» иҗтимагый фонды үрнәк гаилә моделен булдыруда зур эш башкара. Фонд идарәсен Туфан Миңнуллин җитәкли. Фондының максаты изге - ул татар гаиләләренең матур, үрнәк якларын пропагандалый, яшьләрне тормышка акыл һәм сабырлык белән карарга өйрәтә, гаиләдә милли традицияләрне сакларга, изге ана телебезне, гореф-гадәтләребезне югалтмыйча, буыннан-буынга тапшырырга чакыра.

«Гаиләне планлаштыру үзәге» исә халыкның демографик хәлен көйләүгә күп көч куя. Әлеге үзәккә Татарстанда яшәүчеләр бала табуга бәйле төрле четерекле мәсьәләләр белән мөрәҗәгать итә ала.

Тормышның төп кануны шундый - нинди генә проблемага кагылма, ул ахыр чиктә гаиләгә барып тоташа. Гаилә һәм аның бүгенге рухи халәте файдасына эшләнгән һәр эш бу дөньяны яхшыга үзгәртү көченә ия. (Вакытлы матбугаттан)

 

С ү з л е к

җәмгыять - общество

сырхаулый - болеет, недомогает

зыялы - образованный, интеллигентный

мәдәни - культурный

илаһи - божественный

олуг - великий

ярымутрау - полуостров

ишле - многочисленный

биләмә - владение

четерекле - щекотливый

мөрәҗәгать итү - обращение

рухи халәт - душевное состояние

 

Б и р е м н ә р

1. Текстны укыгыз.

2. Сорауларга җавап бирегез.

1) Гаилә җәмгыятьтә нинди урын тота?

2) Безнең республикабызда гаилә институтларын торгызуга игътибар бармы?

3) «Татар гаиләсе» иҗтимагый фондының максатлары һәм эшчәнлеге турында сөйләгез.

4) «Гаиләне планлаштыру үзәге»нә нинди мәсьәләләр белән мөрәҗәгать итәләр?

5) Сезнеңчә, чын татар гаиләсе нинди булырга тиеш?

3. Бу фактлар дөресме?

IDevice Question Icon
1. Зыялы, белемле, тәртипле гаилә җәмгыять өчен шундый ук балалар тәрбияләп үстерә.
  
Әйе
Юк

2. Ишле гаиләләр күбәя икән, димәк, халык саны да арта
  
Әйе
Юк

3. «Гаиләне планлаштыру үзәге» үрнәк гаилә моделен булдыруда зур эш башкара.
  
Әйе
Юк

4. Бирелгән сүзләрнең синонимнарын языгыз:

гаилә, ... ; зыялы, ... ; ишле, ... ;

канун, ... ; яхшы, ... ; хезмәт итү, ... ;

5. Сүзләрнең туры килгән тәрҗемәләрен табыгыз:

белемле мир, вселенная
җәмгыять роды
халык народ
акыл ум
сабырлык родной язык
ана теле образованный
бала табу терпение
дөнья общество

Тестлар

 

1. Тиешле сүзләрне куегыз.

1. Зыялы, белемле, тәртипле гаилә җәмгыять ... шундый ук балалар тәрбияләп үстерә.
алдында
хакына
турында
өчен

2. Ишле гаиләләр күбәя икән, димәк, халык саны да ... .
арта
үсә
кими
бетә

3. ЗАГС идарәләре белгечләре, гаиләләр ... очрашып, аралашып, гаиләнең үрнәк моделен булдырырга тырышалар.
булып
өчен
белән
арасында

4. Фонд яшьләрне тормышка акыл һәм сабырлык ... карарга өйрәтә.
аша
белән
өчен
булып

5. Әлеге үзәккә Татарстанда яшәүчеләр бала табуга бәйле төрле четерекле мәсьәләләр ... мөрәҗәгать итә ала.
карап
бәйле
өчен
белән

2. Тиешле кушымчаларны куегыз.

1. тәртип... гаилә
-ле
-лы
-лык
-лек

2. Безнең республикабыз... гаилә институтларын торгызуга һәм ныгытуга зур игътибар бирелә.
-дан
-тан
-да
-дә

3. «Татар гаилә... » иҗтимагый фонды
-сы
-се
-лар
-ләр

4. Фонд изге ана телебез... югалтмыйча, буыннан-буынга тапшырырга чакыра.
-ны
-не
-гә
-нең

5. Әгәр гаилә таркал... , җәмгыять тә җимерелергә мөмкин.
-мый
-ми
-са
-сә


"Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2008