4.3. Нефть һәм нефть химиясе

Татарстан - икътисади һәм фәнни-техник потенциалы зур булган индустриаль-аграр республика. Республикада нефть, химия, нефть химиясе, электр энергетикасы, машиналар төзү, җиңел һәм азык-төлек сәнәгате, заманча авыл хуҗалыгы алга киткән. Сугыштан соңгы елларда нефть чыгару бик тиз үсеп китә, 1970 елда аның еллык чыгару күләме 100 млн. тоннадан арта. 1943-2000 елларда республикада барлыгы 2,9 млрд. тонна чамасы нефть алына. 1990 ел урталарыннан елга уртача 26 млн. тонна нефть чыгарыла.

1950 елларда сәнәгатьнең тармак һәм территория структурасында җитди үзгәрешләр күзәтелә: машиналар төзү һәм металл эшкәртү, приборлар төзү, электр энергетикасы, нефть химиясе әйдәп баручы тармакларга әверелә. Химия һәм нефть химиясе сәнәгате икътисадның югары үсешкә ирешкән индустриаль тармагы, ул республика сәнәгате җитештергән продукциянең 22% чамасын бирә (2000). Бу тармак җитештергән продукциянең төп өлешен ясалма каучук (39,6%), автомобиль шиннары (30,1%), пластмасса белән ясалма сумала (13%) тәшкил итә. Химия сәнәгатенең иң эре җитештерү комплекслары: "Органик синтез", "Түбәнкаманефтехим", "Түбәнкамашин", С.М.Киров исемендәге Ясалма каучук заводы, Л.Я.Карпов исемендәге Химия заводы, "Тасма" берләшмәсе, Яңа Менделеев химия заводы Ачык акционерлык җәмгыятьләре.

1995 елда химия, нефть химиясе, ягулык сәнәгатендә, электр энергетикасында артка чигенү туктатыла, продукция, шул исәптән полиэтилен, ясалма каучук һәм сумала, компрессор җайланмалары җитештерү һәм нефть чыгару арта. БДБ илләренә товар чыгару 190,6 млн. доллар. Чит илләргә төп продукцияләрдән нефть ‑ 63,5%, ясалма каучук ‑ 5,6% чыгарыла.

Хәзер Республикада "нефтьтән соңгы тормыш" турында күп сөйлиләр, шуңа күрә Татарстанда 2009 елга, нефть чыгаруны арттырмыйча, төбәкнең тулаем продукты күләмен үстерүне планлаштырырга кирәк. Биредә нефть химиясенә төп өметләр багланыла. Ул, тормыш һәм гамәлгә ашырылып килә торган проектлар күрсәткәнчә, рентабельлелекнең ким дигәндә 20 процентын бирә. Нефть химиясе үзенә тотыла торган чыгымнарны әйбәт аклый. Шуның белән бергә, нефть бәяләре конъюнктурасы да нык сизелми. Шуңа күрә нефть химиясе Татарстанның киләчәге, даны. Әмма әлегә республикада күкертле нефть эшкәртү күләмнәрен арттыру кирәк. Бүген безнең "кара алтын" составында күкерт микъдары 4 процентка, кайчак аннан да күбрәккә җитә. Ә Түбән Кама "Нефтехим" ААҖе эшкәртүгә составындагы күкерт микъдары 1,8 проценттан артмаган нефтьне генә кабул итә. Димәк, сыйфатны яхшырту өчен девон нефтен өстәргә кирәк. Ике-өч елдан соң Түбән Камада составында күкерт микъдары зур булган авыр нефтьне тирәнтен эшкәртүгә юнәлдерелгән нефть эшкәртү һәм нефть химиясе производстволары комплексы сафка бастырылачак. Белгечләр нефть эшкәртү һәм нефть химиясе өлкәсендә югары технологияләр үзәге - "Химград" технополисы белән инновацион ыргылышка зур өметләр баглыйлар. Ул республиканың иң зур нефть химиясе предприятиеләре һәм төп вузлары белән берлектә эшләячәк. Һичшиксез, тармакны алга таба үстерү өчен әйләнешкә углеводород чималының өстәмә чыганакларын җәлеп итү кирәк. Киләчәктә битум нефтен чыгаруга өмет бар. Республикабызда әлеге чималның запасы (аны "икенче кара алтын" дип атыйлар) 7 миллиард тоннага кадәр җитә. Татарстанның 2020 елга кадәр ел саен 3,5 миллион тонна битум нефте чыгаруны планлаштырыла. Бу җәһәттән "Татнефть" ААҖнең дөнья күләмендәге әйдәп баручы компанияләр белән хезмәттәшлегенә зур өметләр багланыла.

 

С ү з л е к

аклау - оправдание, окупать

алга китү - прогресс

алга таба үстерү - развитие в дальнейшем

артка чигенү - отступление

ачык акционерлык җәмгыяте - открытое акционерное общество

әверелү - превращение

әйләнеш - оборот

берләшмә - объединение

берлек - единство

гамәлгә ашыру - реализация

дан - слава, хвала, известность

җайланма - устройство

җәлеп итү - привлечение

җиңел һәм азык-төлек сәнәгате - легкая и пищевая промышленность

җитештергән продукция - произведенная продукция

җитештерү комплексы - производственный комплекс

икътисади - экономический

ирешү - достичь

күзәтелү - наблюдаться

күкерт - сера

машиналар төзү - машиностроение

металл эшкәртү - металлообработка

микъдар - количество

нефть химиясе - нефтехимия

нефть эшкәртү - перерабатывать нефть

нефть эшкәртә торган - нефтеперерабатывающий

өмет баглау - надеяться, возлагать надежды

рентабельлек - рентабельность

сафка бастыру - ввести в строй, запустить

сизелү - чувствоваться

сумала - смола

тармак - отрасль

тәшкил итү - составить

тирәнтен эшкәртү - основательная обработка

тоту - расходование

тулаем - общий, валовый

хезмәттәшлек - сотрудничество

һичшиксез - безусловно, без сомнения

чамасы - приблизительно

чимал - сырье

чыганак - источник

чыгым - расход

ыргылыш - стремление

эшкәртү - обработка

юнәлдерү - направлять

ягулык сәнәгате - топливная промышленность

ясалма - искусственный

 

Б и р е м н ә р

1. Текстны укыгыз.

2. Сорауларга җавап бирегез.

1) Татарстанда сәнәгатьнең нинди төрләре алга киткән?

2) Кайсы елларда нефть чыгару бик тиз үсеп китә?

3) Химия сәнәгатенең иң эре җитештерү комплексларын атагыз.

4) Ни сәбәпле нефть химиясе Татарстанның киләчәге, даны булып тора?

5) Белгечләр нефть эшкәртү һәм нефть химиясе өлкәсендәге нинди үзәккә зур өметләр баглыйлар?

3. Бу фактлар дөресме?

IDevice Question Icon
1. Нефть химиясе үзенә тотыла торган чыгымнарны әйбәт аклый.
  
Дөрес
Дөрес түгел

2. Республикада күкертле нефть эшкәртү күләмнәрен киметергә кирәк.
  
Дөрес
Дөрес түгел

3. Сыйфатны яхшырту өчен девон нефтен өстәргә кирәк.
  
Дөрес
Дөрес түгел

4. "Химград" республиканың иң зур нефть химиясе предприятиеләре һәм төп вузлары белән берлектә эшләячәк.
  
Дөрес
Дөрес түгел

5. Республикабызда битум нефтенең запасы  7 миллиард тоннага кадәр җитә.
  
Дөрес
Дөрес түгел

4. Сүзләрнең кушымчаларын язып бетерегез. 

iDevice icon

1. Шуңа күрә нефть химиясе Татарстан киләчәге, даны. 2. Әмма әлегә республика күкертле нефть эшкәртү күләмнәр арттыру кирәк. 3. Химия, нефть химия , ягулык сәнәгате , электр энергетикасы артка чигенү 1995 елда туктатыла. 4. БДБ илләре товар чыгару 190,6 млн. доллар, чит илләргә чыгарылган төп продукцияләр нефть - 63,5%, ясалма каучук - 5,6%.

  

5. Күп нокталар урынына мәгънәсенә ярашлы сүзне языгыз. 

iDevice icon

1. "Химград" технополисы республиканың иң зур нефть химиясе предприятиеләре һәм төп вузлары белән эшләячәк. 2. Биредә нефть химиясенә төп багланыла. 3. Тормыш һәм ашырылып килә торган проектлар күрсәткәнчә, рентабельлелекнең ким дигәндә 20 процентын бирә. 4. Нефть химиясе үзенә тотыла торган чыгымнарны әйбәт . 5. Республикабызда битум нефте запасы 7 миллиард тоннага кадәр җитә.

Ф а й д а л а н у  ө ч е н  с ү з л ә р: өметләр, аклый, гамәлгә, берлектә, чималының

  

6. Текст эчтәлегенә туры килгән вариантны сайлап җөмләләрне тәмамлагыз. 

IDevice Question Icon

1. Тармакны алга таба үстерү өчен ...

әйләнешкә углеводород чималының өстәмә чыганакларын җәлеп итү кирәк.
нефтьне күбрәк чыгарырга кирәк.
икътисадны үстерергә кирәк.

2. 1950 елларда сәнәгатьнең тармак һәм территория структурасында җитди үзгәрешләр күзәтелә: ...

  
авыл хуҗалыгы алга китә.
сәнәгать тармаклары артка чигенә башлый.
машиналар төзү һәм металл эшкәртү, приборлар төзү, электр энергетикасы, нефть химиясе әйдәп баручы тармакларга әверелә.

3. Татарстанда 2009 елга, ... , төбәкнең тулаем продукты күләмен үстерүне планлаштырырга кирәк.

  
нефть чыгаруны арттырмыйча
нефть чыгаруны арттырып
нефть химиясе өлкәсендә югары технологияләр үзәге төзеп

4. Нефть сыйфатын яхшырту өчен ...

  
су өстәргә кирәк.
девон нефтен өстәргә кирәк.
белгечләрнең белемен арттырырга кирәк.

ТЕСТ

Текст эчтәлегенә туры килгән вариантны сайлап җөмләләрне тәмамлагыз.

1. Тармакны алга таба үстерү өчен ...

әйләнешкә углеводород чималының өстәмә чыганакларын җәлеп итү кирәк.
нефтьне күбрәк чыгарырга кирәк.
икътисадны үстерергә кирәк.

2. 1950 елларда сәнәгатьнең тармак һәм территория структурасында җитди үзгәрешләр күзәтелә: ...
авыл хуҗалыгы алга китә.
сәнәгать тармаклары артка чигенә башлый
машиналар төзү һәм металл эшкәртү, приборлар төзү, электр энергетикасы, нефть химиясе әйдәп баручы тармакларга әверелә.

3. Татарстанда 2009 елга, ... , төбәкнең тулаем продукты күләмен үстерүне планлаштырырга кирәк.
нефть чыгаруны арттырмыйча,
нефть чыгаруны арттырып,
нефть химиясе өлкәсендә югары технологияләр үзәге төзеп.

4. Нефть сыйфатын яхшырту өчен ...
су өстәргә кирәк
девон нефтен өстәргә кирәк.
белгечләрнең белемен арттырырга кирәк.

5. Татарстан - ... һәм фәнни-техник потенциалы зур булган индустриаль-аграр республика.
икътисади
рәссамы
даны

6. Сугыштан ... елларда нефть чыгару бик тиз үсеп китә.
алда
соңгы
бирле

7. Биредә нефть химиясенә төп ... багланыла.
теләкләр
максатлар
өметләр

8. Нефть химиясе үзенә тотыла торган чыгымнарны әйбәт ... .
аклый
яклый
саклый

9. Һичшиксез, тармакны алга таба үстерү өчен әйләнешкә углеводород чималының өстәмә чыганакларын ... итү кирәк. .
җәлеп
игътибар
фикер

10.Химия һәм нефть химиясе сәнәгате икътисадның югары үсешкә ирешкән индустриаль ... .
оешмасы
чималы
тармагы


"Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2008