3.4.8. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты

1969 елда Казанда Н.К. Крупская исемендәге Ленинград дәүләт мәдәният институтының филиалы ачыла. 1974 елда әлеге филиал Казан дәүләт мәдәният институты итеп үзгәртелә.

Институтның беренче ректоры итеп филология фәннәре кандидаты, доцент Рәхилә Абдулла кызы Шәмсетдинова билгеләнә. Ул яңа ачылган югары уку йортының фәнни-педагогик коллективын формалаштыру, материаль-техник базасын ныгыту, укыту-тәрбия эшен камилләштерү буенча зур эшчәнлек башкара.

1987 елдан, Рәхилә Абдулловна лаеклы ялга киткәннән соң, ректор итеп Рәис Кыям улы Беляев билгеләнә. 1991 елда яңа ректорның тырышлыгы белән институт Казан дәүләт сәнгать һәм мәдәният институты итеп үзгәртелә. 1995 елда институт академия статусы ала.

2002 елның 4 июлендә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты буларак дәүләт аккредитациясе ала.

Югары уку йорты ачылган көннән башлап, мәдәният, китапханә өлкәсе өчен югары профессиональ кадрлар әзерләп чыгаруга хезмәт итә башлый һәм ул бүген Россия күләмендә танылган, мәдәният һәм сәнгать өлкәсе өчен кадрлар әзерләүче үзәккә әйләнде. КДМСУ да студентларны түбәндәге белгечлекләр буенча әзерлиләр: "Социаль педагогика", "Театрлаштырылган тамашалар һәм бәйрәмнәр режиссурасы", "Эстрада музыкасы сәнгате", "Музей эше", "Китапханә һәм мәгълүмат чаралары" һ.б. 2000 елда университет составында Россиянең бер генә югары уку йортында күзәтелмәгән Милли сәнгатьләр институты ачыла. Бу институт татар милли мәдәнияте үсешенә уңай йогынты ясарлык белгечләр әзерләп чыгара, татарлар яшәгән төбәкләрдә милли-мәдәни бәйләнешләрне ныгытуга хезмәт итә.

Университет мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә югары дәрәҗәдәге белгечләр әзерләүдәге уңышлары һәм иҗади эшчәнлеге өчен ике тапкыр (1999, 2000 елларда) Бөтенроссия конкурслары лауреаты була; 2000 елда ЮНЕСКОның "Пальмовая ветвь мира" алтын медале белән бүләкләнә.

Хәзерге вакытта университет белән тарих фәннәре докторы, профессор Р. Йосыпов җитәкчелек итә. Югары уку йортының көндезге бүлегендә 1850 студент, читтән торып уку бүлегендә 952 студент укый.

Әлеге югары уку йортын тәмамлаучылар арасында мәдәният, сәнгать өлкәсенә хезмәт итүче шәхесләр дә шактый. Алар арасыннан Татарстан Республикасы атказанган мәдәният хезмәткәре, 2005 елга кадәр Татарстан Республикасы мәдәният министры вазифаларын башкаручы Илдус Тарханов, Марий-эл Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, мәдәният министры М. Васютин, Татарстан Республикасы милли китапханәсе директоры Наил Камбеев, Татарстан Республикасы халык артисты Салават Фәтхетдинов һ.б. билгеләп китәргә мөмкин. 2004 елның 21 октябрендә КДМСУ ны тәмамлаучыларның ассоциациясе төзелә.


"Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2008