3.4.4. Казан дәүләт технология университеты

Казан дәүләт технология университеты 1992 елда С.М.Киров исемендәге Казан дәүләт химия-технология институты базасында оеша. Үз вакытында бу институт химия-технология һәм кече техник училищелар базасында оешкан була. Оешу көннәреннән башлап, КДТУ белем бирүнең инновацион үсешенә өлеш кертүче уку йортлары рәтенә баса. Бүгенге көндә бу уку йорты зур укыту-фәнни-инновацион комплекс хасил итә.

Казан дәүләт технология университеты 15 уку һәм фәнни-тикшеренү институтын (шулай ук "Союзхимпромпроект" дип аталган химия сәнәгате предприятияләрен проектлаштыру буенча Дәүләт институтын, "Спецкаучук" дип аталган каучукны фәнни-тикшерү институтын); Хәрби белем институтын, Бөгелмә һәм Волжск шәһәрләрендә урнашкан ике филиалны; Казан технология колледжын үз эченә ала. Бу университетта 100 гә якын белгечлек алырга мөмкин. Уку көндезге, кичке һәм читтән торып уку формаларында алып барыла. Шулай ук биредә билингв, ягъни татар һәм рус телләрендә эш йөртүче белгечләр әзерләү дә тормышка ашырыла.

КДТУ 24 тән артык университет, фәнни-тикшеренү үзәкләре, халыкара белем бирү структуралары; 13 ил белән иҗади һәм эшлекле элемтәләрдә тора. Казан дәүләт технология университеты - Евроазия Тын океан университетлары челтәренә (Евроазиатская Тихоокеанская Сеть Университетов - UNINET) кергән уку йорты.

Бу уку йорты "Химия технологиясе" тармагында бакалаврлар һәм магистрлар әзерләү буенча программалар эшләүче төп уку йорты санала.

КДТУ югары технологияле технопарклар конкурсында җиңү яулады. Шуның нәтиҗәсендә химия һәм нефть химиясе тармагында тикшеренүләр алып баручы "Химград" дип аталган технопарк оешты. Уку йорты каршында студентлар, аспирантлар һәм докторантлар эзләнүләрен, тикшеренүләрен тормышка ашыру максатыннан фәнни-производство паркы да булдырылган. Бу парк үз эченә бизнес-инкубатор, инновацион полигон, технологияләрне трансферлаштыру үзәген ала.

Казан дәүләт технология университеты студентлары бик җанлы тормыш белән яшиләр, киләчәктә дәүләткә файдалы өлеш кертүче белгечләр булырга әзерләнәләр.

 

Б и р е м н ә р

1. Сорауларга җавап бирегез.

1) Казан дәүләт технология университеты элек ничек аталган?

2) Нәрсә ул UNINET?

3) Казанда технология колледжы бармы?

4) Уку йортында бакалаврлар әзерлиләрме?

5) "Химград" технопаркында нишлиләр?

6) Казан дәүләт технология университеты башка белем бирү структуралары белән элемтәдә торамы?

7) Казан дәүләт технология университеты нинди фәнни-тикшеренү институтларыннан тора?

8) КДТУ белем бирүнең инновацион үсешенә ни рәвешле өлеш кертә?


"Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2008