3.4.18. Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты

Әлмәт муниципаль университеты Әлмәт районы һәм шәһәре администрациясе карары нигезендә 1996 елның 1 июлендә оештырыла.

2001 елны университет дәүләт аттестациясе һәм аккредитациясен уңышлы үтеп, Россия Федерациясенең Мәгариф министрлыгы тарафыннан дәүләт аккредитациясе турында таныклык һәм муниципаль институт статусы бирелә.

1999 елны университетка керү әзерлек үзәге оештырыла, ә 2000 елны студентларга һәм халыкка психологик ярдәм күрсәтү үзәге ‑ «Инсайт» ачыла.

2001 елдан институт ЕNTO Европа Советы илләре югары уку йортларының халыкара Ассоциясенең тулы хокуклы әгъзасы. Шул ук елны Әлмәт муниципаль институты уку программалары һәм муниципаль идарә өчен кадрлар әзерләүне методик тәэмин итү беренче Россия конкурсының лауреаты, 2005 елны "Фән һәм мәгариф өлкәсендә Россия лидеры ("Муниципаль институтлар" номинациясендә дипломга ия була.

2006 елны Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты карары нигезендә Әлмәт муниципаль институты республикабыз карамагына күчә һәм "Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты" югары һәнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениясе дип атала башлый.

Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт университетында 4 факультет: дәүләт һәм муниципаль идәрә; психология-педагогика; икътисад; хезмәткәрләрнең квалификациясен, белемен күтәрү факультетлары һәм дәүләт һәм муниципаль идәрә, менеджмент һәм икътисад, бухгалтер-хисап, филология, психология һәм педагогика, информатика һәм математика, фәлсәфә һәм социаль фәннәр, физик тәрбия кафедралары эшли. Институтта студентлар оештыру менеджменты; бухгалтер хисабы, анализ, аудит; икътисад һәм оешмада идарә; дәүләт һәм муниципаль идарә; психология; педагогика һәм мәктәпкәчә белем бирү методикасы; чит телләр; филология һәм информатика белгечлекләре буенча белем алалар.

Әлеге институтта бердәм челтәргә тоташтырылган дүрт компьютер классы, электрон китапханә, лингафон кабинеты, чит телләр һәм татар теленә коммуникатив аспектта өйрәтү остахәнәсе, уку заллары, китапхәнә эшли; яңа информацион технологияләр, фәнни-тикшеренү һәм мәгълүмати-нәшрият үзәкләре бар.


"Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2008