3.4.15. Кама дәүләт инженер-икътисад академиясе

Кама инженер-икътисад академиясе 1980 елда Казан инженер-төзүчеләр институты нигезендә Кама политехника институты (КамПИ) исеме астында Яр Чаллы шәһәрендә оеша. Академиянең ачылуы КамАЗ төзелү белән бәйле. Аның беренче ректоры В.А.Саламашкин була.

2001 елдан әлеге уку йорты Кама дәүләт политехника институты дип аталып йөртелә башлый. Хәзерге көндә аның тулы исеме Кама дәүләт инженер-икътисад академиясе (КДИИА).

Академиядә 7 факультет: автоматизация һәм прогрессив технологияләр факультеты, автомеханика; төзүчелек; икътисад; дистанцион белем бирү үзәге; читтән торып уку факультеты; квалификацияне күтәрү һәм өстәмә белем бирү факультеты бар. Шулай ук академия составына икътисад колледжы; автоматизацияләү һәм прогрессив технологияләр колледжы; автомеханика һәм төзүчелек колледжлары керә.

Академиянең 4 уку бинасы, 4 студентлар тулай торагы, спорт комплексы, мәдәни-эшлекле үзәк, «Дубравушка» ял итү базасы бар.

Хәзерге вакытта академиядә 400 дән артык укытучы эшли, көндезге һәм читтән торып уку бүлекләрендә 12 меңнән артык студент белем ала. Академиядә яхшы сыйфатлы белем бирү өчен барлык уңайлыклар да бар, хәзерге заман техникасы белән җиһазландырылган аудиторияләр, компьютер класслары, зур санау техникасы паркы, бай китапханә булдырылган.

Академиядә укучы студентларның ял вакытлары бик күңелле уза. Алар төрле кичәләр, концертлар оештыралар. Уку йортында күп төрле иҗади коллективлар, клублар эшли. Академиянең үзенең КВН командасы бар. Уку йорты студентларының һәм укытучыларының спорттагы уңышлары белән горурлана ала. Алар арасында полиатлон буенча дөнья чемпионы Ихсанов., йөгерү буенча олимпиа уеннары һәм дөнья чемпионы Нурутдинова Л.Ф. һ.б. бар.

1991 елдан бирле академиядә рус телендә «Тәнәфес» («Перемена») гәҗите чыгарыла. Ел саен гәҗит редакциясе төрле фестивальләрдә катнашып Яр Чаллы шәһәрендә чыгучы югары уку йортлары гәҗитләре арасында иң югары бәяне ала.

2005 елның 1 апрелендә 25 еллык юбилее уңаеннан академиядә аның тарихын һәм уңышларын чагылдырган музей ачылды.

Кама инженер-икътисад академиясе ачылуга 25 елдан артык вакыт узган. Шушы вакыт эчендә ул нык үсеш кичергән, югары нәтиҗәләргә ирешкән. Хәзергесе көндә дә ул гел үсештә, аның киләчәге өметле. (Мәгълүмат ИНЭКАның рәсми сайтыннан алынды) 

 

Б и р е м н ә р

1. Текстны укыгыз.

2. Сорауларга җавап бирегез.

1) Кама инженер-икътисад академиясе ничәнче елда төзелә?

2) Академиядә нинди факультетлар бар?

3) Анда нинди гәҗит чыгарыла?

4) Академиядә музей ничәнче елда ачылган?

5) Кама инженер-икътисад академиясен тәмамлаган спортменнардан кемнәрне беләсез?

6) Академиянең беренче ректоры кем булган?

3. Бу фактлар дөресме?

IDevice Question Icon
2001 елдан әлеге уку йорты Кама дәүләт политехника институты дип аталып йөртелә башлый.
  
Дөрес
Дөрес түгел

Академиядә яхшы сыйфатлы белем бирү өчен уңайлыклар юк.
  
Дөрес
Дөрес түгел

Кама инженер-икътисад академиясе ачылуга 25 елдан артык вакыт узган.
  
Дөрес
Дөрес түгел

4. Нокталар урынына тиешле кушымчалар куеп языгыз.

iDevice icon

1) 2001 елдан әлеге уку йорты Кама дәүләт политехник институт дип аталып йөртелә баш . 2) Академиядә укучы студентларның ял вакытлары бик күңелле уз . 3) Алар төрле кичәләр, концертлар оештыралар. 4) 2005 елның 1 апрелендә 25 еллык юбилее уңаеннан академиядә аның тарихын һәм уңышларын чагылдырган музей ачыл .

  

5. Түбәндәге сүзләрнең антонимнарын табыгыз.
iDevice icon

Яхшы - , зур - , бай - , уңайлы - , , киләчәк - .


  


"Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2008