3.4.14. Россия дәүләт сәүдә-икътисад университеты (Казан филиалы)
Россия дәүләт сәүдә-икътисад университетының Казан филиалы (РДСИУ) 1954 елда Совет сәүдәсенең Бөтенсоюз читтән торып уку институтының филиалы буларак ачыла. Аның беренче директоры Д.В. Дадукова булган. Институт Кремль урамындагы 25 нче йортта урнашкан. Әлеге бина - Челышев йорты архитуктура һәйкәле булып санала.
50 елдан артык эшләү дәверендә филиалның исеме төп вузның исеменә бәйле рәвештә күп тапкырлар үзгәртелә. 1996 елдан ул Мәскәү дәүләт коммерция университетының филиалы буларак Казан коммерция институты дип аталып йөртелә башлый. Ә 2002 елда Россия Федерациясенең икътисади үсеш һәм сәүдә министрлыгы фәрманы белән Мәскәү дәүләт коммерция университеты реорганизацияләнә һәм Россия дәүләт сәүдә-икътисад университеты төзелә. Казан институты да Россия дәүләт сәүдә-икътисад университетының филиалы дип үзгәртелә.
Бүгенге көндә институтта көндезге һәм читтән торып уку бүлекләрендә оешма менеджменты; бухгалтерия хисабы, анализ һәм аудит; финанс һәм кредит; коммерция (сәүдә эше); предприятиедә икътисад һәм идарә итү белгечлекләре буенча белгечләр, һәм өч юнәлеш: икътисад, коммерция, менеджмент буенча бакалаврлар әзерләнә.
Институтта гуманитар фәннәр; чит телләр; хисап, финанс һәм аудит, коммерция; менеджмент; дөнья икътисады; информатика һәм югары математика кафедралары эшли. Биредә компьютер класслары һәм лингафон кабинет булдырылган.
Хәзерге вакытта институтта меңнән артык студент белем ала.
Студентлар фәнни эш белән шөгыльләнәләр, курс эшләре язалар. Алар фәнни хезмәтләр белән танышалар, бүгенге көн икътисады буенча тикшеренүләр үткәрәләр, фәнни-гамәли конференцияләрдә, икътисад һәм финанс фәннәре буенча үткәрелгән олимпиадаларда, төрле конкурсларда катнашып призлы урыннар алалар.
Ял вакытларында студентлар походларга йөриләр, фестивальләр, концертлар, кичәләр оештыралар, төрле бәйгеләрдә, спорт ярышларында катнашалар. Ел саен яз көне студентлар һәм укытучылар теплоход белән Казанның тарихи истәлекле урыннарына экскурсиягә чыгалар. Студентлар тормышы бик кызыклы.
1. Текстны укыгыз.
2. Сорауларга җавап бирегез.
1) Россия дәүләт сәүдә-икътисад университетының Казан филиалы кайчан ачылган?
2) Аның беренче директоры кем?
3) Хәзерге вакытта институтта күпме студент белеем ала?
4) Студентларның ял вакытлары ничек уза?
5) Институт нинди белгечләр әзерли?
6)
Институт бинасы кайда урнашкан?
3. Бу фактлар дөресме?
Дөрес
| |
Дөрес түгел
|
Дөрес
| |
Дөрес түгел
|
Дөрес
| |
Дөрес түгел
|
4. Нокталар урынына тиешле кушымчалар куегыз.
Студентлар (научная работа)
белән (занимаются) , курс эшләре язалар. Алар (научные труды) белән (знакомятся) , бүгенге көн икътисады буенча (исследования) үткәрәләр.