3.4.13. Алабуга дәүләт педагогика университеты

Алабуга дәүләт педагогика университетының ачылу тарихы бик кызыклы. Даннары бөтен Россиягә таралган Стахеевлар династиясе вәкиле Глафира Федоровна уку йорты өчен 200 мең сум акча бирә. Ул Епархиаль хатын-кызлар училищесы статусында эшли башлый. 1918 елда училище базасында Татар укытучылар семинариясе ачыла, тагын бер елдан ул педагогик курсларга әверелә. 1920 елда биредә татар, урыс, мари һ.б. телләр буенча өчьеллык педагогик курслар эшли башлый.

30 елларда - педучилище, 1939 елда - укытучылар институты, 1952 елның 19 августыннан Алабуга дәүләт педагогика институты булып оеша. 150 студент белем ала торган ике факультетлы институт буларак эшли башлый. Аның экспонатларга бай музей материаллары шул хакта дәлилле һәм образлы итеп сөйли.

АДПУ бүгенге көндә Татарстан, Россиянең алдынгы югары уку йортлары рәтендә тора. Алты факультетында студентлар белем ала. Институт булып әверелгәннән соң, ул 25 меңләп укытучы әзерләп чыгарган. Алар арасында 15 РСФСР, 40 тан артык Татарстанның атказанган укытучысы, 200 гә якын Русиянең Мәгариф отличнигы бар. Орден-медальләр белән бүләкләнгән мөгаллимнәр дә байтак.

Коллектив Татарстан һәм Россиянең югары уку йортлары белән тыгыз бәйләнештә тора, аралашып, хезмәттәшлек итеп һәм тәҗрибә уртаклашып яши. Студентлар исә төрле дәрәҗәдәге фәнни-гамәли конференцияләрдә, конкурс-бәйгеләрдә, спорт ярышларында катнашып, кызыклы, вакыйгаларга бай тормыш белән яшиләр. Биредә күп кенә үзешчән ансамбльләр эшли.

Университетның халыкара багланышлары да елдан-ел үсә бара. Чит ил вузларында белем туплау, күнекмәләр алу максатында Төркия, Америка, Германиягә сәфәр кылулар традициягә әйләнеп бара. АДПУның үзендә дә Төркиядән килгән студентлар белем ала.

Институтның күпсанлы уңышлары нигезендә, әлбәттә, тирән белемле, фәнни дәрәҗәләргә ия булган укытучыларның тырыш хезмәте ята. Алар арасында фән докторлары, кандидатлары бар. Коллективның үсеш офыклары, яуланасы үрләре алда, ә киләчәге - өметле. (Газетадан)


"Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2008