3.4.12. ТР Президент Аппараты каршындагы дәүләт хезмәткәрләре әзерләү академиясе

2001 елның 25 январендә Татарстан Республикасы президенты Указы белән Татарстан Республикасы Президенты аппараты каршында дәүләт хезмәткәрләре әзерләү Институты ачыла. Әлеге югары уку йорты каршына дәүләт хезмәткәрләре әзерләү максаты куела. Институт 1996 елдан алып Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте һәм идарә органнары хезмәткәрләренең белемен күтәрү эшчәнлеген тормышка ашыручы үзәк булып тора. Институт беренче көннәреннән башлап түбәндәге юнәлешләрдә күпкырлы эшчәнлек алып бара:

  • югары профессиональ белем бирү программасы буенча дәүләт хакимияте һәм идарә органнарында эшләү өчен белгечләр әзерләү;
  • дәүләт хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү;
  • дәүләт хезмәте һәм кадрлар сәясәте мәсьәләләренә кагылышлы фундаменталь фәнни тикшеренүләр оештыру һәм үткәрү;
  • республикада дәүләт хезмәте һәм идарә мәсьәләләре буенча укыту, методик һәм фәнни эшләрне координацияләү.

Академиянең төп бинасы Кремль урамындагы 1864 елда төзелгән, хәзер тарих һәм архитектура һәйкәле булып санала торган бинада урнашкан. Оренбург тракты урамында аудиторияләр, кунакханә, физкультура һәм спорт залларын үз эченә алган өстәмә бинасы бар.

Югары уку йортында югары квалификацияле кадрлар эшли, алар арасында 12 профессор, 35 доцент, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклеләреннән 4 кеше. Академия махсус курслар, лекцияләр уку өчен Казан, Мәскәү шәһәрләренең югары уку йортларыннан, шулай ук чит илләрдән укытучылар чакыра. Академиянең ректоры - социология фәннәре докторы, профессор А.Н. Ершов.


"Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2008