3.4.11. Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты

Казан дәүләт архитектура һәм төзелеш акдемиясе (элеккеге Казан инженер-төзелеш институты) Идел буендагы архитектура һәм төзелеш өлкәсендәге иң зур уку йортларының берсе булып санала. Академиядә укыту эшләре күпкырлы мәгариф системасы буенча алып барыла. Уку процессында хисаплау техникасы, машина графикасы, автоматлашкан проектлау системасы һәм башкалар кулланыла. Дәреслекләр рус һәм татар телендә бастырыла. Академиядәге 35 кафедрада эшләүче 380 мөгаллим арасында 42 фән докторы һәм профессор, 220 фән кандидаты һәм доцент бар.

Алар арасында халыкара, иҗтимагый, Татарстан һәм Россия фәннәр Академиясенең әгъза-корреспондентлары, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының атказанган хезмәткәрләре, Дәүләт премиясе лауреатлары бар.

Академиянең 6 факультетында 11 белгечлек буенча укытыла. Курс һәм диплом эшләре вакытында предприятияләр һәм оешмалар өчен реаль проектлар төзелә. Архитектура факультеты студентлары төзегән проектлар бөтенроссия һәм халыкара күләмдә үткәрелгән конкурсларда еш катнаша һәм җиңү яулый.

Академиянең 24 кв.км зурлыктагы укыту-лаборатория базасы, 4 уку залы һәм фондында 500 мең китап булган китапханәсе, 5 тулай торагы, 3 спорт залы, спорт лагере, 350 урынга исәпләнгән ашханә һәм 75 урынга исәпләнгән санаториясе бар.

Академиядә төзелеш өлкәсе белгечләренең белемен арттыру буенча укыту эшләре гамәлгә ашырыла, хәзерлек курслары һәм балалар өчен архитектура мәктәбе эшләп килә.


"Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2008