3.3. Фән үсеше

Татарстан төбәгендә тупланган белемнәрне системага салырга омтылу Идел буе Болгарында ук башланган: тарих дин гыйлеме, әдәп, әхлак, шулай ук география, математика, астрономия, химия, медицина өлкәсендә хезмәтләр дә билгеле. Монголлар яулап алганнан соң, Идел буе Болгарында фән үсеше тукталып кала. XIII гасыр ахырында Алтын Урданың башкаласы Сарай әл-Мәхрусә шәһәре мәдәни һәм фәнни тормыш үзәгенә әверелә. Элеге үзәкнең гыйльми-рухани катлауының шактый өлешен Идел буе Болгарыннан чыккан кешеләр тәшкил итә. Дин гыйлеме, математика, география, астрономия, медицина һ.б. фәннәр дә үсә.

Яңа заман фәне хәзерге Татарстан территориясендә XVIII гасырның 1 нче яртысыннан үсә башлый. 1758 елда Казанда Беренче ир балалар гимназиясе, 1804 елда Казан университеты, шулай ук күп кенә фәнни мәктәпләр: Казан математика фәнни мәктәпләре, Казан астрономия фәнни мәктәбе, Казан метеорология фәнни мәктәбе, Казан химия фәнни мәктәбе, Казан медицина мәктәпләре, Казан геология фәнни мәктәбе, Казан лингвистика фәнни мәктәбе, Казан ветеринария фәнни мәктәпләре ачыла. Әлеге уку йортларында фәнни интеллигенция кадрларын, шул исәптән татарлардан да зыялы затлар (Н.М. һәм Л.Н.Ибраһимовлар, Хәлфиннәр һ.б.) әзерләү башлана.

XIX гасырның 2 нче яртысында Казанда күп кенә фәнни җәмгыятьләр барлыкка килә - Казан табиблар җәмгыяте (1868), Табигатьчеләр җәмгыяте (1869), Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте (1878). Соңгысының эшендә татар галимнәреннән Ш.Мәрҗани, К.Насыйри, Г.Әхмәрев актив катнаша. XIX йөз ахыры - XX йөз башларында Казан Россиядә, Мәскәү белән С.-Петербургтан кала, өченче зур фәнни үзәккә әверелә.

Бөек Ватан сугышы елларында СССР Фәннәр Академиясенең гыйльми оешмаларының бер өлеше Казанга эвакуацияләнә, республика башкаласына 1884 фәнни хезмәткәр, шул исәптән СССР Фәннәр Академиясенең 93 хакыйкый һәм мөхбир әгъзасы күчеп килә. 1945 елда СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы оештырыла. Ул биш фәнни-тикшеренү институтын - Биология, Геология, Физика-техника, Химия, Тел, әдәбият һәм тарих институтларын һәм су хуҗалыгы проблемалары, энергетика, фәнни-техник пропаганда бүлекләрен үз эченә ала.

1992 елда республикадагы югары уку йортлары, академик һәм тармак фәннәре җирлегендә Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе оештырыла. Аның 7 бүлегендә тарих, филология, фәлсәфә, сәясәт белеме, психология, педагогика, сәнгать, хокук белеме, биология, медицина, математика, механика һәм машиналар төзелеше, физика, энергетика, җир турындагы фәннәр, химия һәм химия технологияләре һ.б. буенча әйдәп баручы белгечләр туплана. Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Көньяк-Көнчыгыш региональ фәнни үзәге (1998, Бөгелмә) һәм Ульянов региональ бүлеге (1999) төзелә. 2002 елда Татарстан Республикасында 972 фән докторы һәм 5400 фән кандидаты, Россия Фәннәр Академиясенең 4 хакыйкый һәм 6 мөхбир әгъзасы, Татарстан Республикасы ФАнең 34 хакыйкый һәм 65 мөхбир, 10 шәрәфле әгъзасы эшли. Республика галимнәре Татарстан Республикасын дәүләт икътисади һәм иҗтимагый алгарыш программасын, аның төп кануннарын, әйләнә-тирә мохитне саклау, җир асты, нефть һәм газ, мәгариф, фән һәм фәнни эшчәнлек хакындагы законнарны эшләүдә актив катнаша. Татарстан Фәннәр Академиясе дөнья фәне белән дә интенсив багланыш урнаштыра, 1990 еллар дәвамында Европа, Азия һәм Америка илләренең академияләре һәм фәнни үзәкләре белән 20 дән артык килешү төзелә. Татарстанда бөтенроссия һәм халыкара фәнни конференцияләр һәм сиспозиумнар еш уздырыла. Татарстан җирендә эшләгән галимнәр хөрмәтенә яхшы танылган берничә халыкара бүләкләр оештырыла: Н.И.Лобачевский исемендәге халыкара бүләк, Е.К.Завойский исемендәге халыкара бүләк, Халыкара А.Е. Арбузов бүләге. Шулай ук Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең күренекле галимнәре Ш.Мәрҗани, Г.Х.Камай, Х.М.Мөштәри, В.А.Энгельгардт, Ә.Г.Терегулов, К.Г.Боль, В.П.Мосолов исемендәге бүләкләр булдырыла.

Хәзерге көндә Татарстан - Россиянең иң атаклы һәм алдынгы фәнни үзәкләрнең берсе булып санала.

 

Сүзлек

алгарыш - развитие, прогресс

алдынгы - передовой

әйдәп баручы белгеч - ведущий специалист

әйләнә-тирә мохитне саклау - защита окружающей среды

багланыш - контакт, связь

гыйльми оешма - научная организация

гыйльми-рухани катлау - научно-религиозное сословие

дин гыйлеме - богословие, теология

җәмгыять - общество

җир турындагы фәннәр - наука о земле

җирлегендә - на основе

зыялы зат - интеллигент

иҗтимагый - общественный

икътисади - экономический

канун - закон

мөхбир әгъза - член-корреспондент

нигез булып тору - являться основой

омтылу - стремиться

сәясәт белеме - политология

системага салу - систематизировать

табигатьче - натуралист, естествовед

тармак фәннәре - отраслевая наука

үз эченә алу - состоять из, включить в себе

фәлсәфә - философия

фән докторы - доктор наук

фән кандидаты - кандидат наук

фәнни үзәк - научный центр

фәнни хезмәткәр - научный сотрудник

фәнни эшчәнлек - научная деятельность

фәнни-тикшеренү институты - научно-исследовательский институт

фикер әйтелү - высказать мысль/мнение

хакыйкый әгъза - действительный член

хокук белеме - правоведение

шәрәфле әгъза - почетный член

шул исәптән - в том числе

 

Б и р е м н ә р

1. Текстны укыгыз.

2. Сорауларга җавап бирегез.

1) Идел буе Болгарында фәннең нинди өлкәләре буенча хезмәтләр билгеле?

2) Яңа заман фәне хәзерге Татарстан территориясендә кайчан үсә башлый?

3) СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы нинди фәнни-тикшеренү институтларны үз эченә ала?

4) Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе нинди җирлектә оештырыла?

5) Республика галимнәре нинди законнарны эшләүдә актив катнаша?

6) Татарстан җирендә эшләгән галимнәр хөрмәтенә нинди халыкара бүләкләр оештырыла?
 

3. Бу фактлар дөресме?

IDevice Question Icon
1. Монголлар яулап алганнан соң, Идел буе Болгарында фән үсеше тукталып кала.
  
Әйе
Юк

2. 13 йөз ахырларыннан Алтын Урданың башкаласы Сарай әл-Мәхрусә шәһәре мәдәни һәм фәнни тормыш үзәгенә әверелә.
  
Әйе
Юк

3. Татарстан галимнәре дөнья фәне белән интенсив багланыш урнаштырмый.
  
Әйе
Юк

4. Күп еллар дәвамында Европа, Азия һәм Америка илләренең академияләре һәм фәнни үзәкләре белән 20 дән артык килешү төзелә.
  
Әйе
Юк

5. 19 йөзнең 2 нче яртысында Казанда фәнни җәмгыятьләр әле барлыкка килми.
  
Әйе
Юк

4. Күп нокталар урынына мәгънәсенә ярашлы сүзне языгыз. 
iDevice icon

1. Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Көньяк-Көнчыгыш региональ фәнни үзәге (1998, Бөгелмә ш.) һәм Ульянов региональ бүлеге (1999) . 2. 1945 елда СССР ФАнең Казан филиалы . 3. Ул биш институтын үз эченә ала. 4. 1992 елда республикадагы югары уку йортлары, академик һәм тармак фәннәре Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе оештырыла. 5. Аның 7 бүлегендә төрле өлкәләр буенча әйдәп баручы  туплана.

  

4. Сүзләрнең төшеп калган кушымчаларын язып бетерегез. 

iDevice icon

1. Татарстан төбәге тупланган белемнәр системага салырга омтылу Идел буе Болгарында ук башланган. 2. 1992 елда республикада югары уку йортлары, академик һәм тармак фәннәре җирлеге Татарстан Республикасы Фәннәр академия оештырыла. 3. Аның 7 бүлеге тарих, филология, фәлсәфә, сәясәт белеме, психология, педагогика, сәнгать, һәм башка өлкәләр буенча әйдәп баручы белгеч туплана. 4. Республика галим законнарны эшләү актив катнаша. 5. Яңа заман фәне хәзерге Татарстан территориясендә 18 йөз 1 нче яртысы үсә башлый.

  

5. Выделенные слова замените синонимами из текста

iDevice icon

1. Татарстан Фәннәр Академиясе дөнья фәне белән дә интенсив элемтә урнаштыра. 2. 19 йөз ахыры - 20 йөз башларында Казан өченче зур фәнни үзәккә әйләнә . 3. СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы биш фәнни-тикшеренү институтыннан тора . 4. ТР Фәннәр Академиясенең Көньяк-Көнчыгыш региональ гыйльми үзәге һәм Ульянов региональ бүлеге оештырыла . 5. 1990 еллар дәвамында Европа, Азия һәм Америка илләренең академияләре һәм фәнни үзәкләре белән 20 дән артык шартнамә төзелә.

  

ТЕСТ

Мәгънәсе туры килгән сүзне сайлагыз.

1. Татарстан төбәгендә ... белемнәрне системага салырга омтылу Идел буе Болгарында ук башланган.
тупланган
алынган
бирелгән

2. Яңа заман фәне хәзерге Татарстан территориясендә 18 гасырның 1 нче яртысыннан ... .
үсә башлый
әйләнә башлый
карый башлый

3. Бөек Ватан сугышы елларында СССР Фәннәр Академиясенең ... оешмаларының бер өлеше Казанга эвакуацияләнә.
кайбер
гыйльми
яңа

4. Татарстан Фәннәр Академиясе дөнья фәне белән дә интенсив багланыш ... .
урнаштыра
карата
җайлый

5. Хәзерге көндә Татарстан — Россиянең иң атаклы һәм ... фәнни үзәкләрнең берсе булып санала.
алгарыш
алдынгы
беренче

ТЕСТ

Выберите подходящий по смыслу слово

1. развитие науки
белем арттыру
фән үсеше
фәнни эш

2.научно-религиозное сословие
гыйльми-рухани катлау
әйдәп баручы белгеч
әйләнә-тирә мохитне

3.заключить контракт
шарт кую
килешү төзү
гариза язу

4.высказать мнение
фикер әйт
гыйльми оешма
фикерле булу

5.научная деятельность
фәнни үзәк
фәнни хезмәткәр
фәнни эшчәнлек


"Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2008