3.2. Мәгариф системасында үзгәрешләр

Россиядә мәгариф системасы яңа баскычка чыгып эшли башлады. Шунлыктан мәгариф системасында үзгәрешләр дә бик еш булып тора. Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко фикеренчә, "алар ачык һәм позитив". Мәгариф системасы җәмгыять белән бергә эшли башлады: күп кенә югары уку йортлары эш бирүчеләр белән хезмәттәшлек итә, мәктәптә укытыла торган кайбер предметлар (мәсәлән, тарих) киң халык массасы алдында тикшерелә. Югары сыйфатлы белем бирү системасы - ул үз-үзен үстерүгә сәләтле булган, җәмгыятькә файдалы кешеләр тәрбияләүче система. Шунлыктан яңа программалар, юнәлешләр, кадрлар, яңача түләү системасы булдыру таләбе барлыкка килде. Мәктәпләрдә кертелгән Бердәм дәүләт имтиханы - мәгариф үсешендә зур адымнарның берсе һәм яңалык.

Өзлексез белем бирү дә алга таба киң үсеш алачак. Тормыш тиз темплар белән алга барганда, аннан артка калу ярамый. Мәгариф һәм фән министрлыгының бүген төп бурычы - конкуренциягә каршы торырлык белем бирү системасы булдыру.

Бүген еш кына "Болон процессы" дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Бу Европа илләре тарафыннан бердәм мәгариф тирәлеге булдыру дигән сүз. Бердәм тирәлек Европаның бер бөтен булырга омтылышының бер чагылышы булып тора. Әлеге эшчәнлек Италиянең Болонье шәһәрендә 1999 нчы елда башлана. Процессның максаты - Европа илләрендәге милли югары белем бирү системасын бер көйгә салу. Максатларга ирешү 2010 елга билгеләнгән. Бүгенге көндә "Болон процессы" 40 илне, шул исәптән Россияне дә, берләштерә. Россия бу процесска 2003 елда кушыла.

«Болон процессы» ике баскычлы белем бирү системасын тәкъдим итә. Бакалавриат һәм магистратура - шул системаның өлешләре. Бакалавриат 3-4 елга саналган булса, магистратура 1-2 ел үтә. Бакалавриат тәмамланган югары белем бирә, бакалавриат дипломы алган студент теге яки бу белгечлек буенча эшкә урнаша ала. Магистратура - таррак, тирәнрәк юнәлеш, магистрант фәнни-тикшеренү эше белән шөгыльләнүен дәвам итә ала.

"Болон процессы"нда катнашу бөтен уку йортлары өчен дә мәҗбүри дигән сүз түгел. Күп кенә илләрдә, мәсәлән, медицина бер баскычлы гына, ә менә Англиядә "хирургия бакалавры", "стоматология бакалавры" дигән белгечлекләр бар. Әмма бакалавриат биш еллык гадәти белемнән калышмыймы, дигән шикле уйлар да бар. Шунлыктан, уку программаларын һәм бакалавр белергә тиешле белем һәм күнекмәләрнең күләмен билгеләү чишелергә тиешле булган әһәмиятле сорауларның берсе санала.

 

С ү з л е к

өзлексез - непрерывный

хезмәттәшлек - сотрудничество

үз-үзен үстерүгә сәләтле - способный

к саморазвитию

тирәлек - пространство

фәнни-тикшеренү эшчәнлеге -

научно-исследовательская деятельность

мәҗбүри - обязательно

күнекмә - навык

әһәмиятле - важный

 

Б и р е м н ә р

1. Текстны укыгыз.

2. Сорауларга җавап бирегез.

1) Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры кем?

2) Өзлексез белем нәрсә ул?

3) "Болон процессы" нидән гыйбарәт?

4) Бакалавриат һәм магистратура арасында аерма бармы? Нәрсәдә?

5) "Болон процессы"ның максаты нинди?

3. Бу фактлар дөресме?

IDevice Question Icon
1. Россия "Болон процессы"на 2003 елда кушыла.
  
Әйе
Юк

2. "Болон процессы"нда катнашу барлык милли мәгариф системалары өчен мәҗбүри.
  
Әйе
Юк

3. Бердәм дәүләт имтиханы мәҗбүри түгел.
  
Әйе
Юк

4. Бакалавриат дипломы эшкә урнашу мөмкинлеге бирә.
  
Әйе
Юк

4. Тексттан сингармонизм законына буйсынмаган сүзләрне язып алыгыз. 

5. Текстны үткән заман формасына үзгәртеп укыгыз. Фигыль формаларын язып алыгыз.

ТЕСТ

1. Нәрсә ул БДИ?
бердәй дәүләт имтиханы
бердәм дәүләт имтиханы
бердән дәүләт имтиханы
бергә дәүләт имтиханы

2. Мәгариф сүзе ничек укыла?
мәгәриф
мәгъриф
магариф
мәгәриф

3. Россия Федерациясенең мәгариф һәм фән министры кем?
А.Фурсенко
А.Гильмутдинов
Р.Нургалеев
В.Матвиенко

4. Омтылышына сүзенең тамыры кайсы?
омтылышы
омтыл
омтылыш
омтылышын

5. Максатлар... ирешү 2010 елга билгеләнгән.
– ны
– дан
– га
– гә

6. 2008 – нинди сан?
тезмә
кушма
тамыр
парлы

7. Үзгәрешләр сүзенең тәрҗемәсе
разница
изменения
изменение
развитие

8. Шөгыльләнүен сүзе - ...
төшем килешендәге исем фигыль
төшем килешендәге исем
төшем килешендә, өченче зат тартым кушымчалы исем фигыль
инфинитив

9. Югары сыйфатлы белем сүзтезмәсендә сыйфатлы сүз нинди сүз төркеменә карый?
сыйфат
исем
рәвеш
исем фигыль

10. Мәктәпләрдә сүзендә ничә иҗек?
өч
дүрт
биш
ике


"Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2008