11.5. Яшьләрнең шөгыльләре
Яшьләр бүген хәрәкәтне кулайрак күрә. Шуңа да алар төрле экстремаль шөгыльләр белән мавыга башлады. Казан шәһәрен юкка гына экстрим шәһәр дип атамыйлар. Казан шәһәрендә бүген сноуборд, new school, скейтборд, роликлар, вейкборд, маунтинборд, брейк данс, футбег, паркур, граффити, фингерборд кебек юнәлешләр билгеле. Шулар арасында яшьләрне бик тә кызыксындырганы - паркур. Паркур - каршылыкларны тиз генә үтәргә өйрәтә торган дисциплина. Аны XXI гасыр тормышы фәлсәфәсе дип тә атыйлар. Паркур күп кенә илләрдә "хулиганнар шөгыле" саналса да, кайбер европа шәһәрләрендә паркур өчен махсус парклар әзерли башлаганнар, ә Лиссе шәһәрендә 20 нче июльдә ел саен паркур көннәре үткәрелә.
Бу термин иң элек ат спортында гына кулланылып, атлар үтәргә тиешле каршылыклы трассаның бер төрен белдергән. Вакытлар узу белән каршылыкларны үтү өчен атлар һич тә кирәк түгеллеге ачыкланган. Бу фикерне беренчеләрдән булып Давид Белль и Себастьян Фука әйтеп, заманча паркурны тудыручылар булганнар. Давид Белль кечкенә чагында кыяга менүчеләр өчен махсус куелган стенага менеп уйный торган булган. Әтисе каршы килгәннән соң, ул агач башыннан йөри башлаган. 1987 елда аны Себастьян Фука күреп ала һәм алар бергәләшеп, үз янына яшьләрне җыеп, бу шөгыльләрен дәвам итәләр. Себастьян Фука фикеренчә, "паркур - күчеш сәнгате саналган балалар уены". Паркур белән шөгыльләнүче кешеләрне трейсерлар дип атыйлар. Алар шәһәрдәге махсус билгеләнгән каршылыкларны бернинди ярдәмче предметларсыз, ягъни акробатика, гимнастика, йөгерү, кыяга менү алымнарын гына кулланып үтәргә тиеш. Трейсерлар өчен төп каршылык - агачлар, стеналар, түбәләр. Ә дистанцияне узганда ярдәмче кораллар ролен стеналардагы тишекләр, чыгып торган урыннар һ.б. үти. Каршылыкларны үткәндә иң әһәмиятле моментлар булып трейсерның реакция тизлеге, обстановканы һәм үз мөмкинлекләрен бәяли белүе санала. Әлбәттә, бу шөгыль бик куркынычлардан санала, әмма трейсерлар аны куркынычка санамыйча, бары тик яшәү рәвеше, яшәү фәлсәфәсе дип кенә кабул итәләр.
хәрәкәт - движение
юнәлеш - направление
каршылык - препятствие
ачыкланган - выяснилось
заманча - современный
күчеш сәнгате - искусство передвижения
кыяга менү - скалолазание
чыгып торган урын - выпуклость
үз мөмкинлекләрен бәяли белү - умение оценивать свои возможности
яшәү рәвеше - образ жизни
фәлсәфә - философия
1. Текстны укыгыз.
2. Сорауларга җавап бирегез.
1) Казан шәһәрендә яшьләр нәрсә белән шөгыльләнә?
2) Паркур нидән гыйбарәт дисциплина?
3) Паркур республикабызда кулланылыштамы?
4) Бу термин элек нәрсәне белдергән?
5) Паркур юнәлешенең башында кемнәр торган?
3. Бу фактлар дөресме?
Дөрес
| |
Дөрес түгел
|
Дөрес
| |
Дөрес түгел
|
Дөрес
| |
Дөрес түгел
|
Дөрес
| |
Дөрес түгел
|
4. Тексттан изафә бәйләнешенә туры килүче сүзтезмәләрне язып алыгыз, төрләрен билгеләгез.
5. Яшьләрнең башка шөгыльләре турында чыгыш әзерләгез.
ТЕСТ