11.4. Интернет челтәре
Бүгенге көндә кешелек тормышын интернет челтәреннән башка күз алдына китерү мөмкин түгел, дисәк, арттыру булмас. Бигрәк тә яшьләр интернет сайтларында көннәр буе утырырга әзерләр. Мондый кызыксыну һәм мавыгу туктаусыз алга барган тормыштан артка калмау, барлык яңалыктан да хәбәрдар булып тору ягыннан бик тә отышлы. Әмма яшьләрнең җанлы сәнгать, матур әдәбият, музей һәм күргәзмәләр, театрлардан елдан-ел читләшүе беркадәр борчу тудыра. Яшьләрнең фикеренчә, интернет аша мәдәният, фән, сәясәт, икътисад, күңел ачу юнәлешләрендә барлык яңалыкны белү күпкә тизрәк һәм үтемлерәк. Моның өчен яныңда телефон, ноутбук яисә компьютер һәм югары тизлекле интернет булу җитә.
Бүгенге яшьләр бик җанлы һәм актив тормыш белән яши. Алар үзләре төрле сайтлар эшләү, программалар булдыру белән кызыксына. Бүген яшьләр "сыйныфташлар", "контакт" сайтлары аша аралаша, шулай ук төрле танышу сайтлары да алар арасында популяр.
Соңгы вакытта интернет челтәренең үсешенә коммуникация системаларының үсеше дә тәэсир ясый. Бүген интернетка тоташуның югары тизлеге реаль вакыт режимында информация алу мөмкинлеге бирә, мәсәлән, web-камера аша аралашу.
Кәрәзле телефоннар аша интернетка тоташу (яңа 3G технологиясе) Dual-Up технологиясе буенча стационар телефон аша интернетка тоташудан бер дә аерылмый.
Хәзер кафе һәм рестораннарда Wi-Fi технологиясе аша интернетка тоташуны яшьләр бик тә үз итә. Алар шул рәвешле дуслары белән аралаша һәм күп кенә яңалыкларны On-line режимында белешә ала. Интернетка EDGE, GPRS, 3G, Wi-Fi системасында чылбырсыз тоташу технологиясе яшьләр тормышын җанландыра, тизләтә, мавыктыргыч итә.
1. Текстны укыгыз.
2. Сорауларга җавап бирегез.
1) Интернет челтәре яшьләр тормышында нинди роль уйный?
2) Интернет заман яшьләрен сәнгатьтән, реаль яшәештән читләштермиме?
3) Яшьләр арасында бүген нинди сайтлар популяр?
4) Сез интернет мөмкинлекләрен нинди максатларда кулланыр идегез?
5) Интернетның өстенлекле яклары нәрсәдә?
3. Бу фактлар дөресме?
Дөрес
| |
Дөрес түгел
|
Дөрес
| |
Дөрес түгел
|
3. Интернет - туктаусыз алга барган тормышның бер тармагы.
Дөрес
| |
Дөрес түгел
|
ТЕСТ