11.3. Зарарлы гадәтләр

Күчү чоры - яшүсмерләрнең өлкәннәр белән конфликтлы мөнәсәбәтләр чоры. Бу табигый дә, чөнки үсмерлек чоры - ул баланың икенче туу чорына тиң вакыт. Бу чорда баланың физик үсеше һәм өлгереп килүче интеллекты аны үзен төрле иҗтимагый рольләрдә сынап карарга омтылдыра.

Бу вакытта үсмер үз "мин"ен булдырырга тырыша, шул сәбәпле барлыкка килгән мораль һәм физик стресслар өлкәннәр белән аралашуда каршылыклар китереп чыгара. Олы булып күренергә теләгән, әмма бер үк вакытта бала булып калган үсмерләр үзләрен өлкәнгә санамаганнарны кабул итмиләр.

Яшүсмерләр үз яшьтәшләре белән мөнәсәбәтләрен җайларга омтылалар. Алар үзара дус булырга һәм төрле группаларга берләшергә мөмкин. Мондый берләшүләр яшьләрнең олылардан мөстәкыйль булып, үз йөзләрен булдырырга тырышулары белән бәйле була. Алар бертөрле киенәләр, үз группаларында төрле шөгыльләр, шаярулар уйлап табалар. Зурлар кебек тәмәке тартып карарга, алкогольле эчемлекләрне эчеп карарга телиләр. Алар бу татып карауларның зарарлы гадәткә әверелә барганын сизми дә калырга мөмкин.

Яшьләр үз өсләренә төрле бурычлар алып, куркыныч янаган проблемалар белән дә очрашалар. Бер үк вакытта ата-анадан читләшү дә барлыкка килергә мөмкин. Ул вакытта ата-ана киңәшләрен яшьтәшләре фикерләре алыштыра, алар яшьтәшләренә күбрәк ышана башлый. Яшүсмерләр аралашырга, үз-үзләрен сынап карарга, хөрмәт казанырга тырыша. Теге яки бу төркемдәге авторитетлы бер кеше яшүсмернең кумирына әверелә.

 

С ү з л е к

өлгереп килүче - развивающийся

яшүсмер - подросток

күчү чоры - переходный возраст

мөнәсәбәт - отношение

аралашу - общение

җайларга - наладить

берләшергә - объединиться

мөстәкыйль - самостоятельный

үз йөзләрен - свое лицо

шөгыль - занятие

зарарлы гадәт - вредная привычка

 

Б и р е м н ә р

1. Текстны укыгыз.

2. Сорауларга җавап бирегез.

1) Күчү чоры нинди чор?

2) Яшьләр нинди зарарлы гадәтләргә күнегә?

3) Алар ата-аналарына өстенлек бирәме, әллә яшьтәшләренәме?

4) Зарарлы гадәтләрне булдырмас өчен нишләргә кирәк?

3. Бу фактлар дөресме?

IDevice Question Icon
1. Үсмерлек чорында бала үзен төрле яклап сынап карарга омтыла.
  
Дөрес
Дөрес түгел

2. Алар олы булып күренергә тырышалар.
  
Дөрес
Дөрес түгел

3. Яшьләр төрле группаларга берләшә.
  
Дөрес
Дөрес түгел

4. Зарарлы гадәтләргә ата-аналар игътибар итми.
  
Дөрес
Дөрес түгел

4. Текстны билгеле үткән заман фигыльләре кулланып укыгыз.

5. Яшүсмер, яшьтәш, ата-ана, алкогольле, каршылык сүзләре ничек ясалган?

ТЕСТ

1. Яшүсмер нинди сүз?
тамыр
кушма
тезмә
парлы

2. Карарга сүзе кайсы сүз төркеменә керә?
фигыльнең билгесез формасы
исем фигыль
киләчәк заман хикәя фигыль формасы
инфинитив

3. Олы сүзенең антонимы
зур
кечкенә
даһи
дәү

4. Мөнәсәбәтләрен
төшем килешендә
баш килештә
юнәлеш килешендә
чыгыш килешендә

5. Үсмерлек чоры нинди сүзтезмә?
гадәти исемле исем сүзтезмә
беренче төр изафә
өченче төр изафә
икенче төр изафә

6. Яшьтәш сүзендә ничә хәреф, ничә аваз?
6 хәреф, 7 аваз
7 хәреф, 7 аваз
6 хәреф, 6 аваз
7 хәреф, 6 аваз

7. Өлгереп килгән яшүсмер
рәвеш
сыйфат фигыль
исем фигыль
фигыль

8. Яшьләр үз группалар...н... төрле шөгыльләр, шаярулар уйлап табалар.
3 зат тартым, урын-вакыт килеше
2 зат тартым, юнәлеш килеше
2 зат тартым, чыгыш килеше
3 зат тартым, чыгыш килеше

9. Зарарлы гадәтләр нинди сүзтезмә?
беренче төр изафә
икенче төр изафә
сыйфатлы исем сүзтезмә
исемле исем сүзтезмә

10. Мөстәкыйль сүзенең тәрҗемәсе
активный
самостоятельный
проверочный
требовательный


"Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2008