11.2. Сәясәттә яшьләр

Татарстан - Россиядә беренчеләрдән булып яшьләр турындагы закон кабул иткән республика һәм яшьләр эшләре буенча министерство статуслы органы булган өч-дүрт регионның берсе. Чыннан да, яшьләр сәясәте яшьләр иҗтимагый оешмаларыннан башланырга тиеш. Сәясәт - яшьләр өчен бик тә кызыклы булган өлкә, алар өчен илдә барган барлык яңалык кызыклы. Бүгенге көндә илдә 20 дән артык гомумроссия яшьләр партияләре исәпләнә. Шуларның кайберләре Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән.

27 июнь көнне Татарстан территориясендә яшьләр көне билгеләп үтелә. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршында Яшьләр палатасы эшләп килә, аның рәисе "Бердәм Россиянең Яшьләр Гвардиясе" республика штабы җитәкчесе - Илдар Мансур улы Берхеев. Бу оешманың төп бурычы - яшьләр берләшмәләрен позитив рәвештә политикалаштыру (политизация).

Бүген республикада ике шактый көчле генә яшьләр оешмасы бар. Аларның берсе - "Бердәм Россия" партиясенең яшьләр канаты булса, икенчесе - бернинди партияләргә дә беркетелмәгән "Без" оешмасы. Бу оешманың позициясе илдә барган сәяси вакыйгаларны чагылдырып, яшьләрнең шул вакыйгаларга мөнәсәбәте яисә реакциясе булып тора. Башка оешмаларның сәясәткә катнашы бик аз дәрәҗәдә һәм алар махсус теркәлмәгән. "СПС", "ЛДПР" партияләре эшчәнлегендә яшьләр катнаша, әмма алар клуб характерында гына.

Яшьләр республикада барган сәяси вакыйгаларга битараф түгел, алар үткәрелгән барлык сайлауларда да актив катнашалар, һәм үз кандидатураларын да тәкъдим итәләр. Теге яки бу партия члены булу өчен "Яшь Гвардия" махсус "Политзавод" проекты тәкъдим итә. Бу зур гына конкурста җиңеп чыккан яшьләр Казан шәһәр думасы депутаты ярдәмчесе булу хокукын алалар. Депутатлыкка бер адым булган бу эш белән шактый яшьләр кызыксына.

Башка регионнардан аермалы буларак, Татарстанда партияләр һәм яшьләр арасында һәрвакыт гармония саклана. Аерым алганда, "Бердәм Россия" партиясе һәм "Яшь Гвардия" партиясе яшьләре арасында сөйләшүләр тигез хокукта алып барыла, яшьләр күтәреп чыккан сорауларга партия һәрвакыт матди һәм рухи ярдәм итеп тора.

Республикада экстремист яшьләр барлыгы да күпләргә мәгълүм. Алар актив булмасалар да, мондый оешмаларга 10-15 кеше керә, алар партия вәкилләре белән әңгәмәгә бик каршылык белән генә ризалаша, сәясәт аларны кызыксындырмый; алар үз кануннары белән зомбиларча яши.

Республикада милли яшьләр оешмалары да бар. Әгәр алар Конституция тарафыннан билгеләнгән кагыйдәләрдән читкә тайпылмасалар, дәүләт аларны да кабул итә, әмма бу тармакны махсус үстерергә җыенмый. Кыскасы, яшь сәясәтче компетентлы булырга, үз иленә ышанырга һәм чын патриот булырга тиеш.

 

С ү з л е к

сәясәт - политика

җтимагый - общественный

теркәлгән - закрепленный

берләшмә - сообщество

битараф - равнодушный

сайлаулар - выборы

матди һәм рухи ярдәм - материальная и моральная помощь

канун - закон

кагыйдә - правило

тайпылу - отклонение

 

Б и р е м н ә р

1. Текстны укыгыз.

2. Сорауларга җавап бирегез.

1) Бүгенге көндә илдә ничә яшьләр партиясе исәпләнә?

2) Татарстан Республикасында яшьләр көне кайчан билгеләп үтелә?

3) Республикадагы иң көчле яшьләр партияләре ничек атала?

4) "Политзавод" проекты нәрсә ул?

5) Республикада махсус теркәлгән экстремист яшьләр оешмалары бармы?

3. Бу фактлар дөресме?

IDevice Question Icon
1. Яшьләр сәясәт белән кызыксынмый.
  
Дөрес
Дөрес түгел

2. Татарстан Республикасында Яшьләр палатасы эшләп килә.
  
Дөрес
Дөрес түгел

3. "Политзавод" проектында җиңеп чыккан яшьләр депутат ярдәмчесе була алалар.
  
Дөрес
Дөрес түгел

4. Экстремист яшьләр дә сәясәт белән кызыксына.
  
Дөрес
Дөрес түгел

4. Тексттан - ган/-гән, -кан/-кән формалы сүзләрне табыгыз, алар кайсы сүз төркеменә карый?

5. Яшь сәясәтче нинди булырга тиеш? Шул сорауга киңәйтелгән җавап әзерләгез.

6. Канат, палата, территория, яшь сүзләренең нинди мәгънәләрен беләсез?

ТЕСТ

1. Теркәлмәгән сүзендәге – мә кушымчасы нинди кушымча?
хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы
тамыр составына керә, кушымча түгел
юнәлеш килеш кушымчасы
үткән заман хикәя фигыльнең юклык формасы

2. Конкурста җиңеп чыккан яшьләр Казан шәһәр думасы депутаты ярдәмчесе булу хокукын алалар.
– еп кушымчалы хәл фигыль
– п кушымчалы хәл фигыль
рәвеш
ярдәмче фигыль

3. Яшьләр сәясәте яшьләр иҗтимагый оешмалар...н... башланырга тиеш
3 зат тартым, юнәлеш килеше
2 зат тартым, чыгыш килеше
3 зат тартым, чыгыш килеше
3 зат тартым, юнәлеш килеше

4. Татарстанда махсус теркәлмәгән яшьләр оешмасы ничек атала?
“Яшь гвардия”
“Без”
“Бердәм Россия”
“Яшь Россия”

5. “Политзавод” проекты яшьләргә нинди мөмкинлек бирә?
депутатлыкка сайлану
сайлауларда катнашу мөмкинлеге
депутат ярдәмчесе булу мөмкинлеге
депутатлар белән аралашу мөмкинлеге

6. Республикада милли яшьләр оешмалары да бар
бу – урын-вакыт килеше кушымчасы
бу – кисәкчә
бәйлек
теркәгеч

7. Татарстанда партияләр һәм яшьләр арасында һәрвакыт гармония саклана
хәзерге заман хикәя фигыльнең 3 зат берлек сан формасы
хәзерге заман хикәя фигыльнең 3 зат күплек сан формасы
киләчәк заман хикәя фигыльнең 3 зат формасы
киләчәк заман хикәя фигыльнең 3 зат берлек сан формасы

8. Кыскасы, яшь сәясәтче компетентлы булырга тиеш
эндәш сүз
кереш сүз
гомумиләштерүче сүз
керешмә

9. Яшь сүзе, лексик берәмлек буларак, кайсы төркемгә карый?
синоним
антоним
бер төркемгә дә карамый
омоним

10. Республикада махсус теркәлгән экстремист яшьләр оешмалары бармы?
юклык формасы
тамыр составы
сорау кисәкчәсе
сорау җөмлә кушымчасы


"Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2008