10.1. Казан дәүләт университетының юридик факультеты

Казан университетының юридик факультеты 1804 елгы Устав нигезендә булдырылган әхлакый-сәяси бүлектән башлангыч ала. Бу бүлектә 7 кафедра оештырыла. Шуларның өчесе хокук фәнен өйрәнүче кафедралар була, алар түбәндәгеләр: табигый, сәяси һәм халык хокукы; Россия империясенең гражданлык һәм җинаятьчелекне тикшерү буенча суд эшләре; борынгы заманда һәм хәзерге чорда яшәгән халыкларның хокукларын өйрәнү кафедралары. Яңа ачылган университетта, күпчелек башка белгечлекләрдәге кебек үк, хокук белеме профессорлары да немец милләте вәкилләре була. Хокук фәненнән беренче рус галиме Гавриил Ильич Солнцевның хокукый-сәяси бүлектә укыта башлавы Казан университеты тарихында зур бер вакыйга була. 1814 елда магистрлык имтиханнары вакытында Г.Солнцев хокук белеме методологиясе һәм энциклопедиясе өлкәсендә үзенең гаять тирән белемле, күренекле галим булуын күрсәтә: аңа магистрлык урынына докторлык дәрәҗәсе бирергә мәҗбүр булалар. Ул - Казан университетындагы рус галимнәре арасында беренче фән докторы. XIX-XX гасыр башында Казан университетында хокук фәнен укыткан галимнәрдән Д.Мейер, А.Пионтковский, Г.Шершенович, Н.Иванов, А. Станиславский, Н.Загоскин һ.б. исемнәре Россиянең хокук гыйлеме тарихына алтын хәрефләр белән язылуын әйтү дә җитә.

1917 елдан соң юридик факультет берничә тапкыр үзгәртеп корыла. Хәтта университеттан бүленеп чыгып, мөстәкыйль юридик институт статусы алуга ирешә. Юридик факультетның бүгенге тарихы 1952 елда университетта аның кабаттан торгызылуыннан башлана. Бу эштә профессор А.Бажанов башлап йөри һәм ул әлеге факультетның беренче деканы да була. Александр Тихонович, чын мәгънәсендә, Казан юристларының хәзерге фәнни мәктәбенә нигез салучы дип санала.

Юридик факультетта хәзерге вакытта хокукый мәгълүматлар үзәге, криминалистика буенча уку - укыту лабораториясе, өстәмә белем бирүче уку үзәге, кеше хокуклары һәм демократия буенча ЮНЕСКО кафедрасы филиалы, халыкара хокуклар һәм Европа дәрәҗәсендә документ эшләрен алып бару үзәкләре һәм 5 кафедра бар.

Дәүләт һәм хокук теориясе, тарихы кафедрасы 1964 елда ачыла. Аны башта талантлы галим Давид Исаакович Фельдман җитәкли. Хәзерге көндә бу кафедра белән профессор Ю.С. Решетов идарә итә, кафедрада 2 профессор, 4 доцент эшли. Кафедраның төп фәнни юнәлеше булып дәүләт эшчәнлеген хокукый яктан җайга салу һәм хокук фәнен гамәлгә кертү тора.

Халыкара хокук һәм конституцион хокук кафедрасына 1962 елда нигез салына. Кафедра мөдире - профессор Г.И. Курдюков. Төп фәнни юнәлешләре: федераль үзәк белән төбәкләр арасындагы вәкаләтләрне чикләүгә кагылышлы хокукый мәсьәләләрне хәл итү, XXI гасырда халыкара хокук һәм хокук тәртибе үсешенең төп тенденцияләрен ачыклау. Кафедрада 4 профессор, 9 доцент укыта.

Җинаятькә каршы көрәш хокукы кафедрасы 1967 елда оештырыла. Кафедра мөдире - профессор Ф.Р.Сундуров. Төп фәнни юнәлеше - җинаять кылу өчен җаваплылык һәм җәза бирүне дифференциацияләү һәм индивидуальләштерү.

Граждан хокукы кафедрасы 1952 елда ачыла, Бүгенге көндә кафедра белән доцент Җ.Ф. Сафин җитәкчелек итә. Әлеге кафедра галимнәре мөлкәт, хезмәт, җир, аграр һәм процессуаль мөнәсәбәтләрне хокукый яктан көйләү мәсьәләләрен өйрәнү белән шөгыльләнә.

Җинаятьне ачыклау барышы һәм криминалистика кафедрасы шәхес иреге һәм хокукларын тәэмин итүче процессуаль, криминалистик, прокурорлык-күзәтү эшчәнлеген, җинаятьләрне ачыклау буенча үткәрелә торган суд эшләрен өйрәнә.

1995 елда оештырылган хокукый мәгълүматлар үзәге университет галимнәрен, аспирант һәм студентларны тиешле хокукый мәгълүматлар белән тәэмин итеп тора. Инде менә бишенче ел әлеге үзәк каршында юридик клиника булдырылды. Анда факультет студентлары халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтәләр.

Криминалистика буенча уку-укыту лабораториясе дәресләрне һәм махсус курсларны фәнни-техник чаралар, методик ярдәмлекләр һәм эшкәртмәләр белән тәэмин итеп тора.

Өстәмә белем бирүне күздә тоткан уку үзәге «Юриспруденция» белгечлеге буенча өстәмә белем бирү юнәлешендә эшчәнлек алып бара һәм яшьләрне юридик факультетка укырга керергә әзерли.

Кеше хокуклары һәм демократия буенча ЮНЕСКО кафедрасы филиалы кеше хокуклары һәм демократия мәсьәләләренә кагылышлы документлар белән эшләү максатын күздә тотып оештырылды.

Халыкара хокук үзәге Темпус программасы кысаларында «Казан университетында халыкара хокук һәм сәясәт буенча министрлык программасы» булдыру проекты нигезендә төзелде һәм ул Европа Союзы тарафыннан финанслана. Әлеге үзәк төбәкләрдәге дәүләт һәммуниципаль органнарны, шулай ук халыкара хезмәттәшлекккә җәлеп ителгән учреждение, оешмаларны халыкара һәм Европа хокуклары, халыкара мөнәсәбәтләр һәм сәясәт өлкәсендә университет әзерлегенә ия булган профессиональ кадрлар әзерләү максатын күздә тота. Шушы проект кысаларында юридик факультетта 2005 елда магистратура ачылды. Юридик факультет студентлары Россия күләмендәге конкурс программаларында һәм халыкара конференцияләр эшендә дә актив катнаша. Соңгы елларда Түбән Новгородта уздырылган юридик олимпиадада, Н.Лобачевский премиясен дәгъвалау буенча студентларның иң яхшы фәнни эшләренә оештырылган республика конкурсында, Мәскәүдә үткәрелгән «Берләшкән Милләтләр Оешмасы моделе» дигән фәнни конференциядә юридик факультет студентлары үзләренең яхшы әзерлекле булуларын күрсәттеләр.

Факультетта шулай ук юридик фәннәр буенча кандидатлык һәм докторлык дәрәҗәләрен яклау буенча диссертация советлары эшли. 2005 елда гына да, мәсәлән кандидатлык дәрәҗәсен яклау буенча диссертация яклау советында 22 кандидатлык диссертациясе якланды.

 

С ү з л е к

әхлакый-сәяси бүлек - морально-политический отдел

башлангыч ала - берет начало

хокук фәне - правовая наука

табигый, сәяси һәм халык хокукы - естественное, политическое и народное право

җинаятьчелек - преступность

тикшерү буенча - по расследованию

суд эшләре - судебные дела

хокук белеме профессорлары - профессора правоведения

хокукый - правовое

берничә тапкыр үзгәртеп корыла - несколько раз был преобразован

бүленеп чыгып - выделившись

хокукый мәгълүматлар үзәге - центр правовых информаций

өстәмә белем - дополнительное образование

җитәкли - руководит

җайга сала - регулирует

гамәлгә кертү - реализация

төбәкләр - регионы

вәкаләтләрне чикләү - ограничение полномочий

җинаять кылу - совершение преступления

җәза бирү - назначение наказания

хокукый яктан көйләү - правовое регулирование

шәхес иреге - свобода личности

тәэмин итүче - обеспечивающий

 

Б и р е м н ә р

1. Текстны укыгыз, сүзлектән файдаланып тәрҗемә итегез.

2. Үзегез өчен мәгълүм булмаган нинди фактларны белдегез, шуларны билгеләп китегез.

3. Сорауларны укыгыз һәм тексттан җавапларын табыгыз.

1) Дәүләт һәм хокук теориясе, тарихы кафедрасының беренче мөдире кем?

2) Дәүләт һәм хокук теориясе, тарихы кафедрасының төп фәнни юнәлешләре нинди?

3) Федераль үзәк белән төбәкләр арасындагы вәкаләтләрне чикләүгә кагылышлы хокукый мәсьәләләр кайсы кафедрада өйрәнелә?

4) Җинаятькә каршы көрәш хокукы кафедрасы нинди юнәлешләрне өйрәнә?

5) Граждан хокукы кафедрасы нинди мәсьәләләрне өйрәнә?

6) Шәхес иреге һәм хокукларын өйрәнү белән нинди кафедра шөгыльләнә?

4. Сезнең танышыгыз 1 елдан юридик факультетка керү турында хыяллана, аңа юридик факультет турында үзегез белгән мәгълүматларны сөйләгез.

5. Түбәндә юридик факультетта укытыла торган предметлар санап кителә, бирелгән сүзләргә туры килгән тәрҗемәләрне табыгыз.

  • теория государства и права
  • гражданский процесс
  • история государства и права
  • уголовное право
  • уголовный процесс
  • криминалистика
  • гражданское право
  • земельное право
  • семейное право
  • жилищное право
  • хозяйственное право
  • трудовое право
  • конституционное право зарубежных стран
  • налоговое право
  • бюджетное право
  • основы римского гражданского права
  • финансовое право
  • международное право
  • муниципальное право
  • правоохранительные органы
  • история отечественного государства и права
  • история государства и права зарубежных стран
  • теория государственного управления
  • хуҗалык хокукы
  • Рим граждан хокукы нигезләре
  • дәүләт идарәсе теориясе
  • җинаять процессы
  • хокук саклау оешмалары
  • дәүләт һәм хокук теориясе
  • җинаять хокукы
  • чит ил дәүләт һәм хокук тарихы
  • хезмәт хокукы
  • муниципаль хокук
  • граждан процессы
  • халыкара хокук
  • Ватан дәүләт һәм хокук тарихы
  • граждан хокукы
  • финанс хокукы
  • чит илләр конституцион хокукы
  • гаилә хокукы
  • торак хокукы
  • салым хокукы
  • бюджет хокукы
  • җир хокукы
  • дәүләт һәм хокук тарихы
  • криминалистика

6. Сез укыган югары уку йортында юридик белем бирү процессында бу предметлар барысы да өйрәнеләме? Шул турыда кечкенә хикәя төзегез.

7. Сез кайсы фәннәр буенча лекцияләр тыңладыгыз һәм тыңлыйсыз, кайсылары буенча семинарлар һәм гамәли дәресләр алып барылды һәм барыла. Җавабыгызны түбәндәге үрнәк буенча төзегез:

Граждан хокукы кафедрасында ... укытучы эшли, кафедра мөдире юридик фәннәр докторы (кандидаты), профессор (доцент) .... Хезмәт хокукы буенча лекцияләрне юридик фәннәр докторы, профессор ... укый, ә семинарларны юридик фәннәр кандидаты, доцент ... алып бара.

8. Юридик факультетның үткәнен бүгенгесе белән чагыштырып сөйләгез. Ул вакытта нинди кафедралар булган, хәзер нинди кафедралар бар?

ТЕСТ

1. Казан университетының юридик факультеты ... бүлектән башлангыч ала.
сәяси
табигый
хокукый
әхлакый – сәяси

2.Казан университетында хокук фәнен укыта башлаган беренче рус галиме ...
Н. Иванов
Г. Шершенович
Н. Загоскин
Г. Солнцев

3.Юридик факультет университетта кабаттан ... елда торгызыла.
1917
1814
1804
1952

4.Казан юристларының хәзерге мәктәбенә нигез салучы булып ... тора.
Д.Мейер
А Пионтковский
А.Бажанов
Н. Иванов

5.Дәүләт һәм хокук теориясенең фәнни юнәлеше булып ... гамәлгә кертү тора.
) дәүләт эшчәнлеген хокукый яктан җайга салуны
дәүләт сәясәтен
хокук тәртибе үсешен
суд эшләрен

6.Җинаятькә каршы көрәш кафедрасы мөдире булып ... тора.
Ю.С. Решетов
Д.И. Фельдман
Г.И. Курдюков
Ф.Р. Сундуров

7.Граждан хокукы кафедрасы ... елда ачыла.
1952
1962
1967
1964

8. Халыкара хокук үзәге ... тарафыннан финанслана.
Казан университеты
ЮНЕСКО
Европа Союзы
Россия

9. 2005 елда юридик факультетта күзәтелгән вакыйга: ...
магистратура ачыла
ЮНЕСКО кафедрасы ачыла
уку-укыту лабораториясе ачыла
хокукый мәгълүматлар үзәге ачыла

10.Студентларның юридик олимпиадалары ... уздырыла.
Екатеринбургта
Түбән Новгородта
Казанда
Мәскәүдә


"Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2008