Татар мәгарифе порталы
Сез монда
"Татар теле. 5-11" интерактив электрон дәреслеге татар мәктәпләренең 5-11 нче сыйныф укучылары өчен тәкъдим ителә. Дәресләр теория, практика, белемнәрне ныгыту һәм үзләштерелгән белем дәрәҗәсен ачыклау өлешләреннән тора, нәтиҗәләр дәреслекнең электрон журналына язылып барылалар. Электрон дәреслекне "укытучы" һәм "укучы" режимнарында кулланып була.
Электрон дәреслекне локаль компьютерга куеп та, серверга урнаштырып челтәр режимында да Windows һәм Linux операцион системаларында эшләргә мөмкин.
Дәреслек 6 төп темадан тора, дәреслекне төзүдә түбәндәге галимнәр катнашты:
1. Фонетика. Орфоэпия. Графика. Орфография.
- Шәйхиева Г.М., филология фәннәре кандидаты, доцент, ТДГПУ
- Таҗиева Л.К., өлкән укытучы, КДУ
2. Лексикология һәм фразеология.
- Юсупова Ә.Ш., филология фәннәре кандидаты, доцент, КДУ
- Шәмсетдинова Р.Р., филология фәннәре кандидаты, доцент, КДУ
3. Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы
- Асылгәрәева Р.Ә., доцент, ТДГПУ
- Галиуллина Г.Р., филология фәннәре кандидаты, доцент, КДУ
4. Морфология.
- Харисова Ч.М., педагогика фәннәре докторы, профессор, ТДГПУ
- Хисамова Ф.М., филология фәннәре докторы, профессор, КДУ
- Нуриева Ф.Ш., филология фәннәре докторы., профессор, КДУ
- Һадиева Г.К., филология фәннәре кандидаты, доцент, КДУ
5. Синтаксис һәм пунктуация.
- Сәгъдиева Р.К., филология фәннәре кандидаты, доцент, ТДГПУ
- Нәбиуллина Г.Ә., филология фәннәре кандидаты, доцент, КДУ
- Шәкүрова М.М., филология фәннәре кандидаты, доцент, КДУ
- Нурмөхәммәтова Р.С., филология фәннәре кандидаты, доцент, ТДГПУ
- Мирзаһитов Р.Х., педагогика фәннәре кандидаты, доцент, ТДГПУ
6. Стилистика һәм сөйләм культурасы.
- Кузьмина Х.Х., филология фәннәре кандидаты, доцент, КДУ
- Кадирова Э.Х., филология фәннәре кандидаты, доцент, ТДГПУ
Дәреслекнең фәнни редакторы - Харисов Ф.Ф., педагогика фәннәре докторы, профессор, ТДГПУ.
"Татар теле. 5-11" интерактив электрон дәреслеге Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча 2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасын үтәү максатында 2009 нчы елда ясалды.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
![]() | 2 MB |
- Караулар саны: 10817
Бастыру