Татар мәгарифе порталы
Сез монда
"Белем.ру" ҖЧҖ директоры, "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган җәмгыятенең башкаручы директоры, К(П)ФУ ВМИТ өлкән укытучысы, ВКонтакте социаль челтәренең татар теле өлешендә тәрҗемәчеләр координаторы, "Белем радиосы" балалар һәм яшүсмерләр интернет-радиосы проекты җитәкчесе, "Миллион татар" журналының баш мөхәррире, "Белем.ру" челтәр басмасы мөхәррире.
Тәрҗемәи хәле:
Гатауллин Раил Мәүлет улы
1977 елның 1 мартында Татарстан Республикасы Кукмара районының Мәмәшир авылында туган.
Әтисе – Гатауллин Мәүлет Хәкимулла улы, Кукмара районының Мәмәшир авылында туган, күп еллар дәвамында авылның баш агрономы булып эшли, башка җитәкче постларны били, 1996 елда "Татарстан Республикасының атказанган агрономы" мактаулы исеменә тәкъдим ителә. II группа инвалидлык ала; пенсиягә чыккач авылның инвалидлар җәмгыятен җитәкли. 2016 елның 12 сентябрендә вафат.
Әнисе – Гатауллина Мәдинә Әгъләчтин кызы, Актаныш районының Чалманарат авылында туган, үз гомерен башлангыч белем бирүгә багышлый, бүгенге көндә пенсиядә, II группа инвалид.
1994 елда Мәмәшир урта мәктәбен алтын медаль белән тәмамлый. Унбер ел мәктәптә уку дәверендә, еш кына олимпиадаларда катнашып, район күләмендә призлы урыннар яулый, республика дәрәҗәсендә район данын яклый.
1994-1999 елларда Казан дәүләт педагогика университетында “Татар мәктәпләрендә физика һәм информатика укытучысы” белгечлеге буенча югары белем ала, үз төркемендә староста вазифасын үти, факультетның спорт (шахмат, волейбол) командаларын оештыруда зур өлеш кертә, шигырь язучыларны үзе янына җыеп факультетның шигырь язучылар төркемен оештыра. Физика, математика һәм информатика укыту практикасын Казан шәһәренең икенче һәм бишенче гимназияләрендә уза.
1999 елда университетны уңышлы тәмамлап туган авылына эшкә кайта. Физика, информатика, астрономия, математика, алгебра, геометрия, сызым фәннәрен укыта, чыгарылыш классын җитәкли, VII-XI сыйныф укучылары өчен физика һәм шигърият түгәрәкләрен оештыра.
2000 елда Казан дәүләт педагогика университетының көндезге бүлегенә аспирантурага укырга керә, башта ассистент, аннары өлкән укытучы сыйфатында информатика һәм программалау буенча студентларга югары белем бирә. Информатикадан чыгарылган методик әсбаплары белән 2003 елда университетның яшь галимнәре хезмәтләре арасында беренчелекне ала.
Шул ук елны Казан шәһәре Авиатөзелеш районында урнашкан 5 нче татар гимназиясендә укыта башлый, физика, информатика, астрономия, математика, алгебра, геометрия фәннәрен укытудан тыш педагог-оештыручы вазифасын башкара, гимназиянең "Нур" яшүсмерләр оешмасын җитәкли, гимназия газетасын чыгаруны җайга сала, гимназиянең төрле чараларын оештыра һәм алып бара.
2004-2005 елларда Авиатөзелеш районының район мәгариф бүлегендә физика, астрономия һәм математика фәннәрен укыту юнәлешендә методист вазифасында район укытучыларының методик берләшмәсен җитәкли, Авиатөзелеш районында Казан буенча иң беренче булып мәктәпләрне 100% интернетлы итә.
2005 елның яз аенда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгарифне мәгълүматлаштыру бүлеген җитәкләргә чакырыла, бер ел дәвамында диярлек республиканың мәгълүматлаштыру юнәлешен җитәкли, мәктәпләргә интернет кертү, мәгълүмати технологияләр буенча укытучыларның белемнәрен күтәрү, мәктәпләрне һәм мәктәп китапханәләрен компьютерлар һәм заманча технологияләр белән тәэмин итү юнәлешендә эшләрне җитәкли.
2006 елда Казан дәүләт педагогика университетына кире кайта, мәгълүматлаштыру һәм укыту процессын автоматлаштыру юнәлешендә эш алып бара башлый, төрле IT-бүлекләрне (2006-2009 еллар), соңрак Мәгълүматлаштыру һәм белем бирү сыйфаты менеджменты үзәген (2009-2010 еллар) җитәкли.
2007 елда “Белем.ру” интернет-порталын (http://belem.ru) оештырып җибәрә, шул ук исемдәге оешмага нигез сала һәм җитәкли. “Белем.ру” оешмасы бүгенге көндә дә татар интернетын, татар мәгълүмати технологияләрен формалаштыру, интернет челтәрендә татар мәгарифен үстерү һәм ныгыту юнәлешендә актив эш алып бара.
2013 елда "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган җәмгыятенә нигез сала һәм аны җитәкли, интернет челтәренең татар сегментын ныгыту өстендә эш алып бара башлый.
Хезмәтләре һәм иҗтимагый эшчәнлеге:
Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы грифы белән чыгарылган “Информатика” уку-укыту әсбабы авторы, дистәгә якын информатика дәреслекләре һәм уку әсбаблары авторы, редакторы һәм тәрҗемәчесе.
2007 елдан башлап “Яшь программист” (“Юный программист”) республика бәйгесенең интернет-сайтлар номинациясендә жюри әгъзасы.
2008 елдан башлап – Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы оештырган “Иң яхшы мәктәп сайтлары” республикакүләм бәйгесенең жюри рәисе.
2009 - 2017 еллар – Рунет премиясенең (http://premiaruneta.ru) жюри әгъзасы.
2010 елдан башлап “Белем җәүһәрләре” (http://konkurs.belem.ru) Бөтендөнья файдалы интернет-сайтлар бәйгесенә нигез салучы һәм аның оештыру комитеты рәисе.
2011-2012 елларда “Татнет йолдызлары” (http://tatar.su) Бөтендөнья интернет-сайтлар бәйгесен оештыру комитеты рәисе.
2011 елдан башлап Казахстанның “AWARD” интернет-премиясе бәйгесенең жюри әгъзасы.
Мәгълүмати-ресурслы "Татар иле" татар социаль челтәре идеясенең төп авторы, 2012 елдан башлап рәсми рәвештә "Татар иле" проектының (http://tatarile.org) җитәкчесе (2015 елның 1 октябрена кадәр).
2015 ел башында "Татнетны үстерү фонды" исеменнән Яр Чаллы шәһәре «Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназия» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе белән берлектә "Яшь татнетчылар" республикакүләм татар интернет-проектлары бәйгесен, 2015 елның сентябрь аеннан Татарстан язучылары берлеге белән берлектә россиякүләм "Әдәби җәүһәрләр" бәйгесен оештырып җибәрә.
2015 елдан башлап "Идел" журналы өчен IT-өлкәсе белән бәйле мәкаләләр яза.
2016 елның март аеннан 2017 елның март аена кадәр "Идел" журналында, 2016 елның июль аеннан 2017 елның февраль аена кадәр - "Ялкын" журналы сайтларында веб-редактор булып эшли.
2017-2018 елларда Габдулла Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачы театрын интернет челтәрендә популярлаштыру юнәлешендә эш алып бара.
2017 елның май-июль айларында "90 көндә миллионер булып буламы?", август аенда "#сәламәтиртә" (сәламәт, ныклы рухлы шәхес формалаштыру проекты), сентябрь аенда #әдәбимарафон (укымышлы, ныклы рухлы, сәламәт акыллы, гадел татар шәхесе формалаштыру проекты, Татарстан китап нәшрияты белән берлектә), октябрь-ноябрь айларында #тәмлемарафон (милли ризыкларны популярлаштыра торган, аш пешерү осталыгына өйрәтә торган онлайн-проект) акцияләрен (марафоннарын) оештырып җибәрә һәм дәвам итеп алып бара.
2017 елда – 7 нче сыйныфлар өчен, 2018 нче елда – 8 нче сыйныф укучылары өчен "Физика" дәреслеген татар теленә тәрҗемә итә.
2018 елда Раил Гатауллинның Татарстан китап нәшриятында "Иң зур сер" дип исемләнгән шигырьләр җыентыгы басылып чыга.
2018 елда – татар эшмәкәрләренә һәм эшмәкәр булырга теләгән кешеләргә ярдәм итү өчен рухи үсеш проектларын һәм тренинглар үткәрә башлый.
ВКонтакте һәм Facebook социаль челтәрләрен татар теленә тәрҗемә итүчеләр төркеменең актив әгъзасы, 2018 елның октябрь аеннан – ВКонтакте тәрҗемәчеләр төркеме координаторы, күп кенә интернет-проектлар авторы (Рунет портфолиосы: http://rocid.ru/30998).
2019 елда 26 майда үткәрелгән праймеризда (Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар рейтингында) катнашты.
2019 елның май-июль айларында 4 нче сыйныфлар өчен Математика һәм 9 нчы сыйныф укучылары өчен Алгебра дәреслеген татар теленә тәрҗемә итте.
2019 елның 19 нчы августыннан 31 нче декабрьгә кадәр – Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары.
2020 елның гыйнвар аеннан башлап #әдәбимарафон проекты кысаларында "Миллион татар" журналын нәшер итә башлый.
2020 елның август-сентябрь айларында "100% Татарстан" дип исемләнгән масштаблы онлайн-марафонда, 2021 елның июль аенда Казан Саммитта катнашучыларның чыгышларын синхрон татар теленә тәрҗемә итүдә катнаша.
Timerman проекты кысаларында 2020 елның 11 нче октябренда 10 км, 2021 елның 30 нчы маенда 21,1 км (ярыммарафон) дистанция йөгерә.
2021 елда ул оештырган #сәламәтиртә проекты белән Татнетны үстерү фонды 90 мең сум күләмендә "Татнефть" хәйрия фондының грантын ала.
2021 елда аның җитәкчелегендәге Татнетны үстерү фонды "Там, на разведанных дорожках" проекты өчен Президент грантлары фондының грантына лаек була.
2021/22 уку елыннан башлап КФУның Хисаплау математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институтында Мәгълүмати системалар кафедрасында студентларга югары белем бирә башлый.
2022 елда аның җитәкчелегендәге Татнетны үстерү фонды "#ӘдәбиСабантуе" һәм "Белем радиосы" проектлары өчен Россия Федерациясе Президенты каршындагы Мәдәни инициативалар фондының ике грантына лаек була.
2022 елда аның җитәкчелегендәге Татнетны үстерү фонды "Белем 10+" проекты өчен Президент грантлары фондының грантына лаек була.
2022 елда "Школа генерального директора" кабаттан әзерлек курсларында белем ала һәм 2023 елның гыйнвар аенда аңа "Компания җитәкчесе" ("Руководитель компании") квалификациясен уңышлы үзләштерүен раслаган диплом тапшырыла.
2023 елда көз көне педагогика юнәлеше буенча ТР Мәгарифне үстерү институтының аспирантурасына укырга керә.
2023 елда ноябрь-декабрь айларында Казан федераль университетында "Школа современного педагога" программасы буенча квалификациясен күтәрә.
Бүләкләр:
Гатауллин Раил Мәүлет улы ТР Мәгариф һәм фән, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыкларының, күп кенә Россия һәм Татарстан оешмаларының рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. 2013 елда Муса Җәлил премиясенә тәкъдим ителде, премиягә тәкъдим ителүче төп 20 кандидат исемлегенә кертелде.
2019 елның октябрь аенда "Лидеры НКО" Россиякүләм бәйгесендә үзе оештырган #әдәбимарафон проекты белән катнашып I урын яулады.
Һәвәслек һәм кызыксынулар:
Шигърият, программалау, чәч алу, керамик плитка җәю, чаңгыда шуу, русчадан татарчага тәрҗемә итү, кешеләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү, бизнесны анализлау һәм үстерүдә ярдәм итү, шәхес үсеше өчен файдалы онлайн-марафоннар оештыру.
Элемтә:
Телефон: +7 (960) 045-63-53
E-mail: xat@belem.ru
Википедия:
- Караулар саны: 11871
- Бастыру