belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > «Алмачуар» драматургия бәйгесендә катнашыгыз

«Алмачуар» драматургия бәйгесендә катнашыгыз

22 May, 2026 Рәйсә Сәгадиева 0
«Алмачуар» драматургия бәйгесендә катнашыгыз
Татарстан
belem.ru яңалыклары
Чыганак: 

https://idel.top

«Алмачуар» драматургия бәйгесе Казанда балалар һәм яшүсмерләр өчен татар телендә пьесалар язучылардан гаризалар кабул итә башлады.

Әлеге бәйге Казанда икенче тапкыр үткәрелә. Аны Казан мэриясе оештыра.

Бәйгедә 18 яшьтән өлкәнрәк авторлар катнаша. Пьеса язучылар үз әсәрләрен дүрт номинация буенча иҗат итә ала: кече состав өчен (10 персонажга кадәр) балалар пьесасы (10 яшькә кадәр); зур состав өчен (10 персонаждан күбрәк) балалар пьесасы (10 яшькә кадәр), кече состав өчен (10 персонажга кадәр) яшүсмерләр пьесасы (11 дән 16 яшькә кадәр), зур состав өчен (10 персонаждан күбрәк) яшүсмерләр пьесасы (11 дән 16 яшькә кадәр).

Номинацияләрдә җиңүчеләргә акчалата бүләкләр каралган: беренче урынга – 110 мең сум, икенче урынга – 90 мең сум һәм өченче урынга 70 мең сум тапшырылачак.

Гаризаны пьеса тексты белән бергә 1 октябрьгә кадәр mailto:konkurskazan@mail.ru электрон почтасы аша юлларга кирәк.

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 22.05.2026 - 17:59):https://belem.ru/node/9954