belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > «Шәрык клубы» комплексы балалар өчен театраль остаханәләр тәкъдим итә

«Шәрык клубы» комплексы балалар өчен театраль остаханәләр тәкъдим итә

12 May, 2026 Рәйсә Сәгадиева 0
«Шәрык клубы» комплексы балалар өчен театраль остаханәләр тәкъдим итә
Татарстан
belem.ru яңалыклары
Казан
Чыганак: 

https://vk.com/klub_sharyk

«Кечтүк» уен форматындагы лекцияләрдән, сәхнә теленә, актерлык осталыгына, блог алып баруга кагылышлы дәресләрдән тора.

Укыту программасында сәнгать әһелләре белән очрашулар, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, Шәрык клубы, Казан шәһәренең музейлары буенча экскурсияләр үткәрү дә каралган.

1-5 июнь көннәрендә 7-11 яшьлек балалар төркеме җыела, 8-12 июнь көннәрендә 12-15 яшьлек балалар белән шөгыльләнәчәкләр.

Тулырак мәгълүмат биредә: https://vk.com/wall-216670573_699

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 12.05.2026 - 14:54):https://belem.ru/node/9944