Медведев тарих буенча БДИ сорауларын тәнкыйтьләде
Тарих дәреслекләре (аеруча Бөек Ватан сугышы тарихын чагылдырганнары) сыйфат ягыннан камил түгел. Россия Президенты Дмитрий Медведев шундый фикердә. Ил башлыгы мәктәп укучылары өчен БДИ буенча әзерлек материаллары белән дә канәгать түгел. Бу турыда сүз Бөек җиңүнең 65 еллыгын уздыру комитеты утырышында күтәрелгән. Мисал итеп, Дмитрий Медведев тарих фәненнән бер БДИ соравын укып та китә. “Сугыш елларында Кызыл армия нинди үзгәрешләр кичерә”, дигән сорауга җавап буларак түбәндәге вариантлар бирелә: погоннар кертелә, кыр рухание вазыйфасы барлыкка килә, әсирлеккә төшкәннәрне йолып алу хезмәте булдырыла. Чыннан да, мәктәп укучыларын алга таба да шундый дәреслекләр буенча укытсак, аларның надан калуында шик юк.
Тагын бер сәер бирем: “Сугышта хәлиткеч борылыш кайчан була?”. Вариантлар: Япония сугыштан чыккач, Советлар әсирлегендә булган барлык тоткыннарны атып бетергәч, гитлерчылыкка каршы коалиция таркалгач. “Әлеге сорауларда тарихка карата ихтирамсызлык һәм коткы тарату сизелә”, - дип дәвам иткән Медведев.
Нәтиҗәдә, Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко якын арада шундый эчтәлектәге тестларны анализлау өчен компетентлы белгечләр төркемен җыярга тиеш.
Чыганак: www.gazeta.ru