belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Россия һәм Төркия укучылары татар теле буенча олимпиадада Гран-прига ия булдылар

Россия һәм Төркия укучылары татар теле буенча олимпиадада Гран-прига ия булдылар

19 Apr, 2026 Рәйсә Сәгадиева 0
Россия һәм Төркия укучылары татар теле буенча олимпиадада Гран-прига ия булдылар
Татарстан
belem.ru яңалыклары
Казан
Чыганак: 

https://mon.tatarstan.ru

Татар теле буенча XIII Халыкара олимпиада Гран-при ияләре билгеле. Аларның исемнәре 16 апрельдә Казанда «Корстон» комплексында бүләкләү тантанасында игълан ителде.

Гран-при ияләре: Казаннан Мөслимә Әдиева, Пермь краеннан Нәргиз Монасыпов, Төркиядән Нурбикә Нәҗипова.

Олимпиадада Россиянең 30 төбәгеннән һәм биш чит илдән 500 укучы катнашты.

Финал этабы өч турда үтте:

язмача – татар теле һәм әдәбияты буенча биремнәр үтәү;

телдән – татар теле, әдәбияты, шулай ук татар халкы һәм Татарстан тарихы буенча биремнәр;

Габдулла Тукай һәм Муса Җәлилгә багышланган проект эшләрен яклау.

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 19.04.2026 - 10:51):https://belem.ru/node/9919