belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Казанда 2026 елда БДИ тапшыру өчен иң популяр фәннәр билгеле

Казанда 2026 елда БДИ тапшыру өчен иң популяр фәннәр билгеле

14 Mar, 2026 Рәйсә Сәгадиева 0
Казанда 2026 елда БДИ тапшыру өчен иң популяр фәннәр билгеле
Татарстан
belem.ru яңалыклары
Казан
Чыганак: 

https://tatar-inform.tatar

Быел Казан укучылары арасында БДИ тапшыру өчен иң кирәкле дисциплиналар профильле математика, җәмгыять белеме һәм информатика булды. Барлыгы Казанның 6,7 мең чыгарылыш сыйныф укучысы имтихан тапшыра.

Профильле математиканы 60,61 процент укучы сайлаган, җәмгыять белемен — 33,44 процент, информатиканы — 24,07 процент. Популяр фәннәр арасында шулай ук физика (19,57%), биология (17,29%), Чит телләр (16,46%), химия (14,17%) һәм тарих (10,47%) бар.

Унберенче сыйныф укучылары иң азы әдәбият (5,32%) һәм география (2,05%) тапшырырга ниятли.

Мәгариф идарәсендә белешмәләр алдан бирелгән дип кисәтәләр. Предметларны сайлау укучыларның язма гаризалары буенча үзгәртелергә мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, унберенче сыйныф укучылары өчен БДИның төп чоры — 1 июньнән 9 июльгә кадәр, тугызынчы сыйныф укучылары өчен БДИ 2 июньнән 6 июльгә кадәр булачак. Барлыгы имтиханнарны 22 меңнән артык укучы тапшырачак.

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 14.03.2026 - 11:10):https://belem.ru/node/9882