belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Казанда 1,5 мең урынлык яңа мәктәп төзеләчәк

Казанда 1,5 мең урынлык яңа мәктәп төзеләчәк

9 Mar, 2026 Рәйсә Сәгадиева 0
Казанда 1,5 мең урынлык яңа мәктәп төзеләчәк
Татарстан
belem.ru яңалыклары
Казан
Чыганак: 

https://yalkyn.ru

Казанның Идел буе районында 1,5 мең укучыга исәпләнгән яңа мәктәп төзелеше башланды. Объектны 2026 елда тапшыру планлаштырыла.
Мәктәп «Станция Спортивная» торак комплексында урнашачак. Моннан тыш, бу территориядә 220 урынга исәпләнгән балалар бакчасы да булачак, ул инде файдалануга тапшырылган.

Үткән елда Казанда Совет районында 1,2 мең урынлык яңа мәктәп ачылды. Гомумән алганда, соңгы 11 елда Татарстан башкаласында 29 мәктәп төзелгән, бу Мәскәү һәм Санкт-Петербургны исәпләмәгәндә, миллионлы шәһәрләр арасында иң югары күрсәткеч булып тора.

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 09.03.2026 - 18:31):https://belem.ru/node/9877