Язучыларның һөнәре булачак

3 мартта Халыкара язучылар көне билгеләп үтелә. Язучыны мөгаллим белән тиңдәш зат дияргә була. Ул да укучыларында яхшы сыйфатлар тәрбияли, үз гыйлемен әсәрләре аша җиткерә.
Татарстан Язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин 2025 елны йомгаклау утырышында хәбәр итүенчә: «Күптән түгел РФ Хезмәт һәм Социаль яклау министрлыгы Пенсия фонды белән берлектә шундый карар кабул итте. Язучы дигән профессия булачак. Аның стандартлары билгеләнде. Үзен Язучы дип игълан итүче, беренче чиратта, ниятләрен башында тудыра алырга сәләтле кеше. Икенчедән, ул шул ниятне үстерүче. Өченчедән, аны кәгазьгә төшерүче, язучы. Төгәлрәк әйткәндә, әдәби әсәр язучы. Дүртенчедән, шул әдәби әсәрне эшкәртүче. Бишенчедән, корректировка ясаучы. Алтынчыдан, шул әдәби әсәрен китап итеп әзерләүче. Җиденчедән, аны газета-журналларга аерым кыскартулар белән әзерләп бирүче. Шулай ук, аның бу эшкә компетенциясе, ягъни филолог белеме булырга тиеш. Әгәр белеме юк икән, язучы курслар үтәргә мәҗбүр. Мәскәүдә махсус ике еллык курслар бар, бәлкем бездә дә оешыр». Факил әфәнде бу яңалыкның бигрәк тә яшьләргә кызыклы булуын белдерде. Шулай ук, СССР вакытында язучының хезмәт кенәгәсенә әлеге профессия газета-журналларда чыккан иң беренче әсәреннән үк теркәлгәнен искәртте. Нигезнамә эшләнелү стадиясендә. Хезмәт кенәгәсенә язучы һөнәрен быелның сентябреннән терки башларга исәплиләр.
«Шәһри Чаллы» газетасы сайтында урнаштырылган материал кулланылды.
