«Гаилә һәм мәктәп» журналы «Җәлилле иҗат» бәйгесен игълан итте

«Гаилә һәм мәктәп» журналы редакциясе, татар халкының герой-шагыйре Муса Җәлилнең тууына 120 тулу уңаеннан, Муса Җәлилнең Казан шәһәрендәге музей-фатиры белән берлектә, басмага язылучылар арасында яңа иҗади бәйге игълан итте.
Бәйгедә мөгаллимнәр, тәрбиячеләр, китапханәчеләр, өстәмә белем бирү педагоглары һәм иҗади әти-әниләр катнаша ала.
Номинацияләр:
1. Дәрестән тыш чара сценарие.
2. Дәрес эшкәртмәсе.
3. Презентация.
4. Видеоролик.
5. Иҗади эш – кул эшләнмәсе.
6. Муса Җәлил музей-фатирындагы бер экспонат тарихы.
Бәйге эшләре һәм гаризалар gaila-mektep@mail.ru электрон адресына февраль ахырына кадәр кабул ителә. «Гаилә һәм мәктәп» журналына язылу турында квитанция күчермәсен дә беркетергә онытмагыз.
Җиңүчеләрне бүләкләү Казан шәһәрендәге Муса Җәлил музей-фатирында үткәреләчәк.
Бәйгенең нигезләмәсе язмага беркетелде.
