belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Иртәгә Казан мәктәпләрендә дәресләр дистанцион булачак

Иртәгә Казан мәктәпләрендә дәресләр дистанцион булачак

30 Jan, 2026 Рәйсә Сәгадиева 0
 Иртәгә Казан мәктәпләрендә дәресләр дистанцион булачак
Татарстан
belem.ru яңалыклары
Казан
Чыганак: 

https://kzn.ru

Иртәгә, 31 гыйнварда, Казан мәктәпләре, «Буран» планы кертелүгә бәйле рәвештә, уку процессын дистанцион һәм электрон форматта оештырачак. Уку йортларында дежур сыйныфлар эшләвен дәвам итәчәк.

Мәктәп маршрутлары хәрәкәте вакытлыча туктатылды. Мәгариф учреждениеләре эше турындагы мәгълүматны дүшәмбе соңрак игълан итәчәкләр.

Һава торышы бозылу сәбәпле, республика Дәүләт автоинспекциясе федераль трассалар аша үтүче мәктәп автобусларының чыгуын туктатты. Чикләү махсус боерыкка кадәр гамәлдә.

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 30.01.2026 - 17:10):https://belem.ru/node/9836