Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе бәйге игълан итте

Быел Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең бөек шагыйрь исемен йөртүенә 80 ел була. Истәлекле датаны үзенчәлекле итеп билгеләп үтәргә ниятләгәннәр.
«Филармония – музыка һәм шигърият бердәмлеге, шул ук вакытта бик күп жанрларны канаты астына җыйган үзәк ул. Милли сәнгатебезне, гореф-гадәтләребезне һәм Татарстанда яшәүче халыкларның милли сәнгатен, гореф-гадәтләрен пропагандалаган, аларны чит илләрдә дә тәкъдим иткән оешма. Ул Илһамлы һәм илһамлы, Әлфияле, язмышлы, тарихлы, эзле. Менә шуңа күрә, филармония күркәм юбилеен үз гимны белән каршы алырга тели һәм аның турында шигырьгә бәйге игълан итә», ди оештыручылар.
Бәйгедә һәркем катнаша ала, татарча яки русча шигырьләр тәкъдим итәргә мөмкин. Иң беренче чиратта филармониянең тарихын, эшчәнлеген чагылдырган, хөрмәтле тамашачыны үзәккә алган сәнгать әсәрләренә өстенлек биреләчәк. Жюри составын филармония җитәкчелеге формалаштыра, алар сайлап алган шигырь өчен 50 мең сум күләмендә акчалата премия каралган. Бәйгегә кабул ителгән шигырьләрнең авторлык хокуклары оешмага бирелә.
Шигырьләрне 2026 елның 15 февраленә кадәр почта аша хат белән 420049 Казан шәһәре, Павлюхин урамы, 73 йорт адресы буенча яки tatfilarmonia@tatfil.ru электрон адресына юлларга кирәк. Җиңүче 21 февраль – Халыкара туган телләр көнендә игълан ителәчәк.
