belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның Яңа ел белән котлавы

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның Яңа ел белән котлавы

31 Dec, 2025 Рәйсә Сәгадиева 0
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның Яңа ел белән котлавы
Татарстан
belem.ru яңалыклары
Чыганак: 

https://mon.tatarstan.ru

Кадерле дуслар, хөрмәтле коллегалар!

Чын күңелдән сезне якынлашып килүче Яңа 2026 ел белән котлыйм!

Ел саен шушы тылсымлы минутларны түземсезлек белән көтәбез, нәтиҗәләр ясыйбыз, киләчәккә планнар төзибез һәм иң изге теләкләрнең тормышка ашуына өметләнәбез. Якынлашып килүче 2026 ел Мәктәпкәчә белем бирү елы дип игълан ителде. Бу аеруча символик, чөнки нәкъ менә мәктәпкәчә яшьтә шәхескә нигез салына, аның әйләнә-тирә дөнья турында беренче күзаллаулары формалаша. Тәрбиячеләребез һәм мәктәпкәчә белем бирү буенча мөгаллимнәребез нәниләр өчен мәхәббәт һәм иҗат атмосферасы тудыралар, анда һәр бала үз сәләтен ача ала. Яңа елда без мәгариф системасының әлеге мөһим буынын үстерүгә аерым игътибар бирәчәкбез.

Яңа ел бәйрәмнәре тормышыбызның төп кыйммәтләре – гаилә, балаларга, ата-аналарга һәм якыннарга булган мәхәббәт тирәсендә берләштерә. Барлык хезмәттәшләремә, педагогларга игелекле хезмәтегез, яшь буынга карата күңел җылыгыз, мәрхәмәт һәм кешелеклелек идеалларына хезмәт итүегез өчен ихластан рәхмәт белдерәм.

Барлык укучыларга һәм студентларга күп уңышлар һәм күңелле Яңа ел каникуллары телим.

Киләсе ел барыбыз өчен дә яңа һөнәри казанышлар, игелекле вакыйгалар, иминлек һәм билгеләнгән максатларга ирешү елы булсын.

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 04.01.2026 - 14:33):https://belem.ru/node/9802