belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Уку өчен топ-5 ачык онлайн-платформа

Уку өчен топ-5 ачык онлайн-платформа

28 Dec, 2025 Рәйсә Сәгадиева 0
Уку өчен топ-5 ачык онлайн-платформа
Татарстан
belem.ru яңалыклары
Чыганак: 

https://yalkyn.ru

Хәзерге вакытта белем алу өчен университетка йөрү мәҗбүри түгел: интернетта бушлай һәм ачык платформалар бик күп. Алар ярдәмендә фәнни лекцияләр тыңларга, яңа һөнәр үзләштерергә, имтиханнарга әзерләнергә мөмкин. Иң популяр һәм файдалы уку платформаларын барлыйбыз.

ПостНаука – төрле темаларга багышланган фәнни лекцияләр тәкъдим итүче ресурс. Платформада белемне тикшерү өчен тестлар, уеннар һәм мәсьәләләр бүлеге дә бар.

Лекториум – 130дан артык онлайн-курс тупланган платформа. Курсларны уңышлы тәмамлаганнан соң сертификат алу мөмкинлеге каралган.

Интуит – 40тан артык уку курсын үз эченә алган ресурс. Биредә математикадан башлап график дизайнга кадәр төрле юнәлешләр буенча материаллар табарга була.

Stepik – программалаштыру, математика, гуманитар фәннәр һәм башка өлкәләр буенча курслар платформасы. Иң мөһим үзенчәлеге — Бердәм дәүләт имтиханына (ЕГЭ) әзерләнү өчен махсус бүлек булуы.

Duolingo – инглиз теле һәм башка чит телләрне өйрәнү өчен популяр платформа. Укыту программалары интерактив биремнәрне, уен форматындагы күнегүләрне һәм тестларны үз эченә ала.

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 28.12.2025 - 14:28):https://belem.ru/node/9799