2026/2027 уку елына БДИның минималь баллары билгеле

РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы 2026/2027 уку елына ведомство карамагындагы югары уку йортларына керү өчен БДИның минималь балларын билгеләде. Үзгәрешләр белем бирүнең сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән.
Минималь балларның дәрәҗәсе түбәндәгечә билгеләнгән:
Рус теле – 40;
Профильле математика – 40;
Физика – 41;
Җәмгыять белеме – 45;
Тарих – 40;
Информатика – 46;
Чит тел – 40;
Әдәбият – 40;
Биология, география, химия – 40.
Узган уку елы белән чагыштырганда, кайбер фәннәрдән минималь күрсәткечләр арткан: физика – 39 баллдан 41 баллга кадәр, информатика – 44 баллдан 46 баллга кадәр, тарих – 36 баллдан 40 баллга кадәр, чит тел – 30 баллдан 40 баллга кадәр, биология һәм химия – 39 баллдан 40 баллга кадәр.
Рус теле, профильле математика, география, җәмгыять белеме һәм әдәбияттән минималь баллар 2025/2026 уку елындагы дәрәҗәдә сакланган.
