«Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим - 2025» IX республика конкурсына йомгак ясалды

Рус телле тәрбиячеләрнең «Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим - 2025» IX республика конкурсына йомгак ясалды. Конкурс финалына республиканың 14 муниципаль берәмлегеннән 15 педагог чыкты. Алар тәрбияченең эш тәҗрибәсен һәм «Мин сине кызыклы уен уйнарга өйрәтермен» уенын тәкъдим итү, «Переведи! Татарча өйрәнәбез!» уен-викторинасы, «Ирекле микрофон» иҗади чыгыш сынауларын үттеләр.
Финал сынаулары йомгаклары буенча конкурста түбәндәге катнашучылар җиңү яуладылар:
1 урын - Винокурова Валентина Вячеславовна, Чистай муниципаль районының «АБВГДейка» 26 нчы номерлы балалар бакчасы»;
2 урын - Хәсәнова Севара Рөстәм кызы, Казан шәһәре Совет районының «68 нче номерлы балалар бакчасы»;
3 урын - Еремеева Малина Владимировна, Түбән Кама муниципаль районының «Әллүки» 93 нче номерлы балалар бакчасы».
