belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Казанда галим-полиглот татар телен өйрәнү серләрен ачачак

Казанда галим-полиглот татар телен өйрәнү серләрен ачачак

8 Dec, 2025 Рәйсә Сәгадиева 0
Казанда галим-полиглот татар телен өйрәнү серләрен ачачак
Татарстан
belem.ru яңалыклары
Казан
Чыганак: 

https://tatar-inform.tatar

«Миллиард.Татар» китап клубы һәм «Татар китап нәшрияты» теләге булган һәркемне Алексей Арзамазов белән очрашуга чакыра.

Алексей Арзамазов – 20 тел белүче галим-полиглот, татар телен үзлектән өйрәнү буенча белешмә авторы. Галим буларак, карьерасын Удмуртиядә башлаган, әмма аннары Татарстанга күчеп килгән һәм татар телен үзлегеннән өйрәнгән. Хәзер исә бу юнәлештә беренче адымнарын ясаучы һәркемгә ярдәм итәргә тели.

Җанлы фикер алышу барышында очрашуда катнашучылар татар теленең полиглотны нәрсәсе белән җәлеп иткәнен, телне заманча дөньяда ничек популярлаштырырга һәм сөйләшеп китү өчен күпме вакыт кирәклеген белә алачак.

Чара 10 декабрьдә Бауман урамы, 19 йорт адресы буенча урнашкан «Ногай» кунакханәсендә үткәреләчәк. Башлану вакыты – 18:00 сәгатьтә. Тулырак мәгълүматны сылтама буенча карап була: https://tatar-inform.timepad.ru/event/3696233/

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 08.12.2025 - 19:37):https://belem.ru/node/9778