«Миллиард татар» рейтингында «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» номинациясендә җиңүче билгеле
5 Dec, 2025 Рәйсә Сәгадиева 0

Чыганак:
«Миллиард татар» редакциясе тарафыннан үткәрелгән «Ел татары» рейтингында Самара шәһәре «Яктылык» мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хайрова Рәхимә Илдус кызы «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» номинациясендә җиңү яулады.
Рәхимә ханым виртуаль сәхифәсендә сөенечле яңалыгы белән уртаклашты һәм аның өчен тавыш бирүчеләргә рәхмәтен җиткерде.
Рәхимә Илдус кызын ихластан әлеге җиңүе белән котлыйбыз, киләчәктә дә күп уңышларга ирешүен телибез!
