belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > 29 ноябрь – Татарстан байрагы көне

29 ноябрь – Татарстан байрагы көне

29 Nov, 2025 Рәйсә Сәгадиева 0
29 ноябрь – Татарстан байрагы көне
Татарстан
belem.ru яңалыклары
Чыганак: 

https://intertat.tatar

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика халкын бүген билгеләп үтелүче Татарстан Республикасының Дәүләт флагы көне белән котлады.

Татарстан Республикасы Югары Советының 1991 елның 29 ноябрендәге №1314-XII карары белән Татарстанның байрагы Республика символы буларак кабул ителде.

Татарстан Республикасының Дәүләт байрагында өч төс кулланылган – яшел, ак һәм кызыл. Ак буй байрак киңлегенең унбиштән бер өлешен тәшкил итә, ул бер үк тигезлектәге яшел һәм кызыл төстәге буйлар уртасында урнашкан. Яшел буй өстә урнашкан.

Яшел төс – яңарыш, яз символы.
Ак төс – чисталык символы.
Кызыл төс – көч, тормыш, энергия, җитлеккәнлек символы.
Татарстан байрагы авторы – Тавил Хаҗиәхмәтов.

Фотогалерея: 
Нияз Хаҗиәхмәтов иллюстрациясе
Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 29.11.2025 - 21:41):https://belem.ru/node/9768