Ул көн килеп җитә!

2025 елда «Әдәби марафон» проектында актив катнашучылар тиздән – 10 декабрьдә – Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетының (Казан шәһәре, Универсиада авылы, 35 йорт) зур концертлар залында үткәреләчәк тантанада җыелачак.
Татар халкын камилләштерү, белемле итү, үзара дуслыкны ныгыту максатыннан оештырылган «Әдәби марафон» проекты быел утыз өченче тапкыр үткәрелде. 2025 елгы сезон статистикасы:
- актив катнашучылар саны – 2558;
- барлык катнашулар саны – 5580;
- әдәби марафонның берсен дә калдырмаучылар – 552 кеше.
Марафончылар арасында Италиядән, Төркия һәм Үзбәкстаннан, Россиянең 23 төбәгеннән һәм Татарстан Республикасының барлык шәһәрләре һәм районнарыннан әдәбият сөючеләр бар. Иң активлары – Мөслим, Әгерҗе, Чистай, Балык Бистәсе, Арча, Әлмәт, Түбән Кама, Сарман, Лениногорск, Мамадыш, Яшел Үзән районнары һәм Казан шәһәре. Шулай ук Башкортстан Республикасы, Самара һәм Саратов өлкәләре, Санкт-Петербург шәһәрендә яшәүче катнашучыларның нәтиҗәләре мактауга лаек.
Хөрмәтле татар әдәбиятын сөючеләр һәм аны популярлаштыру аша туган телебезне үстерүгә өлеш кертүчеләр! 10 декабрьдә 11:00 сәгатьтә башланачак «Әдәби марафон» проектының бүләкләү тантанасына рәхим итегез!
