Студентлар яклы яңа закон проекты тәкъдим ителде
Дәүләт Думасы депутатлары бер төркеме һәм Федерация Советы вәкиле парламентка яңа закон проектын тәкъдим итте. Әгәр дә ул кабул ителсә, югары уку йортының бюджет төркеменә укырга кергән студентлар беренче дүрт ай эчендә үк кимендә 1100 сум күләмендә стипендия ала башлаячак.
Закон проектын Халыкара студент көненә үзенә күрә бүләк итеп эшләгәннәр. Һөрхәлдә, әлеге документның авторлары шулай дип белдерә. 2001 елда Россия Федерациясе Хөкүмәте карары нигезендә “дәүләт академия стипендиясе бары “бик яхшы”, “бик яхшы” һәм “яхшы”, шулай ук “яхшы” билгеләренә укыган студентларга гына билгеләнә”. Димәк, беренче симестрда студентларның байтагы стипендиясез калачак. Чөнки уку йортында узган беренче айлар студентка аеруча авыр чор, бу вакытта ул уку процессына күнегү (адаптация) уза.
Яңа закон проектында билгеле бер төркем студентларына өстәмә түләүләр каралган. Сүз ятим калганнар, икенче һәм беренче группа инвалидлар, караучысыз калган балалар турында бара. Аларга түләнәчәк сумма күләме гадәти стипендиядән 50 процентка күбрәк булачак. Хәрби хезмәт узган студентларга да шундый ук стипендия каралган.
“Единое окно” материаллары буенча.