Мәгариф министрлыгы югары уку йортында уку вакытын белгечлеккә карап төрле итәчәк

Россия югары уку йортлары югары белем бирүнең яңа моделенә күчкәч, укытуның бердәм срогы кертелмәячәк. Программаларның озынлыгы һәр конкрет белгечлек буенча сыйфатлы әзерлек үтү өчен кирәк булган вакытка бәйле булачак. Мондый үзгәрешләр әйдәп баручы университетларда 2026-2027 уку елында гамәлгә керәчәк.
РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы аңлатуларынча, инженерлык, медицина һәм педагогика юнәлешләрендә уку биш ел дәвам итәчәк. Туризм һәм кунакчыллык индустриясе өлкәсендәге программалар өчен дүрт еллык курслар планлаштырыла. Катлаулырак фәнни белгечлекләргә алты ел уку таләп ителәчәк.
Министр урынбасары Дмитрий Афанасьев тарих факультетлары деканнары һәм кафедра мөдирләренең бөтенроссия киңәшмәсендә хәбәр иткәнчә, дисциплиналар катлаулы һәм материал шактый күләмле булу сәбәпле, «Көнчыгыш белеме» һәм «Африканистика» юнәлешләрендә уку вакытын озайтырга тәкъдим ителә.
Белем алу вакытының вариативлыгы икътисад таләпләре, фундаменталь әзерлек стандартлары һәм һөнәри траектория сайлау өчен күбрәк мөмкинлекләр алачак студентларның мәнфәгатьләре арасында баланс тәэмин итәргә тиеш, дип ассызыкладылар министрлыкта.
