Роберт Миңнуллин исемендәге әдәби бәйге нәтиҗәләре билгеле

«Балалар һәм яшүсмерләр өчен иң яхшы проза әсәре» (повесть яки хикәя):
I урын. «Алар безне эзлиләр…» – Факил Сафин (псевдоним – Таң Гатар);
II урын «Һәрнәрсәнең җае бар» – Лилия Сафина (псевдоним – Зөләйха) ;
III урын «Аҗдаһалар өчен мәктәп» – Алинә Шиһабетдинова (псевдоним – Гали).
«Балалар һәм яшүсмерләр өчен иң яхшы драма әсәре»:
I урын «Тукай ярлыкагыл» – Гөлүсә Батталова (псевдоним – Сөткә төшкән тычкан);
II урын «Тычкан баласы Чинар» – Гөлнур Корбанова (псевдоним – Шимбә);
III урын «Хаталы хатлар» – Раил Сафин (псевдоним – Дүңгәләк).
«Иң яхшы балалар шигыре» (шигырьләр циклы яки поэма):
I урын «Яшел куян» – Лилия Сираева (псевдоним – Асыл Артышев);
II урын «Арба» – Гөлүсә Батталова (псевдоним – Тракторчы Мөбәрис);
III урын – Резеда Шакирова.
«Әкият» жанрындагы иң яхшы әдәби әсәр:
I урын «Бабай малай хикмәтләре» – Хәбир Ибраһимов (псевдоним – Тылсым);
II урын «Сазлык иясе» – Марат Кәбиров (псевдоним – Егет Бабай);
III урын «Тимерхан сәяхәте» – Гөлназ Нуриева (псевдоним – Тимерхан дусты).
