belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > «Апуш» студиясе Мәскәүдән җиңү белән кайтты

«Апуш» студиясе Мәскәүдән җиңү белән кайтты

14 Nov, 2025 Рәйсә Сәгадиева 0
«Апуш» студиясе Мәскәүдән җиңү белән кайтты
Татарстан
belem.ru яңалыклары
Чыганак: 

https://kzn.ru

9-12 ноябрьдә «Апуш» татар балалар театр студиясе Мәскәү шәһәрендә үткәрелгән V Бөтенроссия «Свободное пространство» театраль фестиваль-лабораториясендә катнашып, I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.

«Свободное пространство» фестиваль-лабораториясендә 5 номинация иде – «Нәфис сүз», «Әдәби-музыкаль композиция», «Театр», «Премьерага юл», «Пластик театр». Быелгы чарада Россиянең төрле регионнары һәм Беларусь Республикасы театр студияләреннән барлыгы 11 коллектив 16 спектакль тәкъдим иткән. Жюри составына Россия югары уку йортларының профессиональ педагоглары, актерлар, театр режиссерлары, танылган мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре керә. Быел катнашучыларны театр режиссеры-педагогы, тәрҗемәче, В.Маяковский исемендәге театрның сәнгать җитәкчесе Егор Перегудов, театр режиссеры-педагогы, профессор, Россиянең театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы, сәнгать фәннәре кандидаты Петр Попов һәм театр режиссеры, хореограф, танылган остаз С.В.Женовач укучысы Сергей Тонышев бәяләде.

«Апуш» студиясенең «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә шөгыльләнүче төркеме бәйгедә драматург, шагыйрә, язучы Гөлүсә Батталова иҗат иткән «Көндәлек» спектакле белән катнашты. Тамашачыларга әлеге куелышны В.Маяковский исемендәге Мәскәү академия театрында рус теленә синхрон тәрҗемә белән татар телендә тәкъдим иттеләр. Татарстан әлеге бәйгедә беренче тапкыр катнашты.

11 ноябрьдә булган тантаналы йомгаклау чарасында фестиваль-лабораториянең җиңүчеләре ачыкланды. «Театр» номинациясендә I дәрәҗә лауреат исеменә «Апуш» татар балалар театр студиясе лаек булды. Шулай ук студия «Иң яхшы режиссер эше» номинацияcендә җиңү яулады һәм «Милли мәдәни традицияләрне саклаган һәм татар театр сәнгатен үстергән өчен» аерым диплом белән бүләкләнде.

«Көндәлек» спектаклен сәхнәгә куючы режиссер, сәнгать җитәкчесе – «Апуш» студиясе җитәкчесе, актерлык осталыгы остазы Алия Фәйзрахманова. «Көндәлек» пьесасы Казан Мэриясенең «Алмачуар» балалар һәм яшүсмерләр аудиториясе өчен татар телендә язылган пьесалар конкурсында җиңү яулаган иде. Әлеге биографик драма Җиңүнең 80 еллыгына һәм сугышны кичкән әби-бабайларыбызга багышлана.

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 14.11.2025 - 11:00):https://belem.ru/node/9752