belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Түбән Кама студентлары «Россиянең яшь стратеглары» конкурсында җиңде

Түбән Кама студентлары «Россиянең яшь стратеглары» конкурсында җиңде

29 Oct, 2025 Рәйсә Сәгадиева 0
Түбән Кама студентлары «Россиянең яшь стратеглары» конкурсында җиңде
Татарстан
belem.ru яңалыклары
Чыганак: 

https://nkamsk-rt.ru

Түбән Кама политехника көллияте студентлары Данис Гобәйдуллин һәм Ника Куприянова «Россиянең яшь стратеглары» VI Бөтенроссия конкурсында беренче урынны яулады.

Конкурс үз шәһәрләре, районнары һәм җирлекләре үсешенә өлеш кертергә теләгән яшь талантларга ярдәм итүне максат итеп куя. Анда студентлар, мәктәп укучылары, яшь галимнәр һәм белгечләр катнаша.

Данис Гобәйдуллин һәм Ника Куприянова экспертлар хозурына үзләре эшләгән экоавыл проектын тәкъдим итте. Презентациядә конкурсантлар милли киемнәрдән чыгыш ясады.

Экспертлар түбәнкамалыларның проектын «Минем төбәкнең тотрыклы социаль-икътисади үсеше стратегиясе» номинациясендә иң яхшысы дип таныды. Бу җиңү Данис белән Никага белемнәрен дәвам итәргә ярдәм итәчәк: I дәрәҗә дипломнар һәм бүләкләрдән тыш, алар югары уку йортына кергәндә өстәмә баллар алачаклар.

Җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы Санкт-Петербург шәһәрендә булды.

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 29.10.2025 - 12:06):https://belem.ru/node/9736