belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > «Җылылык»: медиа нигезләре буенча белем интенсивы үткәреләчәк

«Җылылык»: медиа нигезләре буенча белем интенсивы үткәреләчәк

26 Oct, 2025 Рәйсә Сәгадиева 0
«Җылылык»: медиа нигезләре буенча белем интенсивы үткәреләчәк
Татарстан
belem.ru яңалыклары
Чыганак: 

https://mon.tatarstan.ru

Казанда медиа, PR һәм SMM белгечләре очрашуында катнашу өчен гаризалар кабул ителә. «Җылылык» белем бирү программасына 5 ноябрьгә кадәр язылырга мөмкин. Чара 8 ноябрьдә (10:00 -19:00) «УРАМ» экстрим-паркында булачак.

Көндезге интенсив программада – PR, SMM, маркетинг, контент-менеджмент һәм блог алып бару темалары буенча фикер лидерлары һәм инфлюэнсерлар белән лекцияләр, мастер-класслар һәм дискуссияләр.

Белем бирү программасында катнашу өчен 5 ноябрьгә кадәр сылтама буенча анкета тутырырга кирәк.

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 26.10.2025 - 12:03):https://belem.ru/node/9733