Әлфия Авзалова исемендәге IV Халыкара фестиваль-конкурсы җиңүчеләре билгеле

Бүген, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының көнчыгыш залында, легендар җырчы Әлфия Авзалова исемендәге IV Халыкара фестиваль-конкурсның гала-концерты булды. Ике этаптан торган киеренке ярышлар нәтиҗәсендә лаеклы лауреатлар билгеләнде. Бәйгедә катнашырга биш йөздән артык кеше теләк белдергән. Беренче турдан соң 500 катнашучы калган, икенче турда 140 кеше сайлап алынган.
Җиңүчеләр Татарстан Республикасының әйдәп баручы артистлары белән берлектә чыгыш ясады. Иң югары бүләккә – Гран-прига – ике катнашучы ия булды: Һидиятуллин Инсаф һәм Рөстәм Хөсәенов. Барлык конкурсантларны да чын күңелдән котлыйбыз, һәрчак иҗади уңышларыгыз белән сөендереп торырга насыйп булсын!
Конкурсның барлык этаплары турында Әлфия Авзалова исемендәге фондның рәсми сайтына кереп укый аласыз: https://avzalovafoundation.org




