belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Әлки районының Алпар урта мәктәбе укытучысы республика бәйгесендә җиңде

Әлки районының Алпар урта мәктәбе укытучысы республика бәйгесендә җиңде

20 Oct, 2025 Рәйсә Сәгадиева 0
Әлки районының Алпар урта мәктәбе укытучысы республика бәйгесендә җиңде
Татарстан
belem.ru яңалыклары
Чыганак: 

https://tatar-inform.tatar

Әлки районының Алпар урта мәктәбенең математика укытучысы Наилә Гарипова «Авыл укытучысы» республика конкурсында «Ныклык һәм ихтыяр көче» номинациясендә җиңүче булды. 

Укытучының тырыш хезмәт дәлилләре булган әлеге уңышлар – быел икенчесе. Ул ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасына да лаек булды.

Икенче зур дәүләт бүләге район мәдәният йортында тапшырылса, беренчесе уңаеннан котлауларны ул Казанда әлеге бәйгенең йомгаклау тантанасында ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның үзеннән кабул итте.

 

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 20.10.2025 - 10:55):https://belem.ru/node/9727