Татарстан районнарында яңа заманча класслар ачылды

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Шушмабаш урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проектының «АПКда кадрлар» федераль проекты буенча «Агроинженерия» белгечлеге буенча агротехнологик класс ачылды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм «Кырлай» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять ярдәме белән биредә агросәнәгать комплексы өчен кадрлар резервы әзерләячәкләр. Класс интерактив комплекс, 3-D принтер һәм 3-D сканер, электроника, электромеханика һәм микропроцессор техникасы буенча уку җыелмалары, шулай ук симулятор-тренажерлар дәреслекләре белән тәэмин ителгән.
Агротехнологик класслар Чистай районының Чистай Выселкасы урта мәктәбендә һәм Яңа Чишмә районының Зирекле лицеенда ачылды, агымдагы елда республика территориясендә барлыгы 20 агротехкласс булдыру планлаштырыла, аларда 550 кеше белем алачак. Шулай ук Түбән Каманың 15 нче номерлы мәктәбендә педагогика сыйныфын ачу тантанасы булды. Яңа белем бирү проекты югары сыйныф укучыларына укытучы һөнәре белән мәктәпне тәмамлаганчы ук танышырга мөмкинлек бирә. Инициатива булачак педагогларга иртә һөнәри юнәлеш бирүгә һәм әзерләүгә юнәлдерелгән. Педагогик сыйныф укучылары укыту осталыгы нигезләрен үзләштерә һәм һөнәри юлны сайлый алачак.
